16+

Икмәк булса, җыр да була

Алтын көзнең кыштыр-кыштыр яфрак ястыгын тузгытып атлаганда җанда әллә нинди аңлатып булмаслык халәт тантана итә. Ул кызгылт-сары яфракларның һәрберсе үзе белән нинди дә булса хатирә кузгата, күңелне алгысытып, әллә нинди киңлекләргә дәшә төсле. Муллык-бәрәкәтне дә, тынычлык һәм сабырлыкны да үз эченә алган көзнең әлеге җете матурлыгы үзенә күрә: «Ә мине...

Икмәк булса, җыр да була

Алтын көзнең кыштыр-кыштыр яфрак ястыгын тузгытып атлаганда җанда әллә нинди аңлатып булмаслык халәт тантана итә. Ул кызгылт-сары яфракларның һәрберсе үзе белән нинди дә булса хатирә кузгата, күңелне алгысытып, әллә нинди киңлекләргә дәшә төсле. Муллык-бәрәкәтне дә, тынычлык һәм сабырлыкны да үз эченә алган көзнең әлеге җете матурлыгы үзенә күрә: «Ә мине...

Алтын көзнең иң матур чагылышы булып авыллардагы ашлык амбарларыбызның шыплап тулуы, димәк, кышкылыкка икмәк муллыгы да тора икәнен дә истән чыгармыйк. Халыкта юкка гына, икмәк булса, җыр да була, димәгәннәр бит. Быел икмәк уңышы Татарстанда былтыргысына караганда бераз түбәнрәк күрсәткечтә булды булуын. Җәй башындагы корылык һәм уҗымнарга килгән зыян үз эшен «җиренә җиткереп» башкарды - 1,5 млн гектардан 3 млн тонна икмәк җыеп алдык, ул гектарыннан 21,2 центнерны тәшкил итте. (Былтыр 1,6 млн гектардан 5 млн тонна икмәк алган идек, ул вакытта гектарыннан уртача 32,5 ц ашлык чыкты).
Ә икмәк иккән куллар, табынга килгән әлеге нигъмәтнең барлыгына сөенеп, бүгеннән үк җиргә тамган һәр тамчы яңгыр өчен рәхмәт укып дога кыла. Җиргә дым ныклап сеңеп калсын да, киләсе елга еллар икмәкле килсен, ди алар. Иртәгә - 22 сентябрьдә Чистай шәһәрендә узачак «Икмәк» фестиваленә килүчеләр дә икмәк сүзе белән тыгыз бәйләнештәге кешеләр. Республиканың 17 икмәк һәм кондитер остасы, «Икмәк» фестивале кысаларында, Татарстан икмәк пешерү тармагының бөтен нечкәлекләре белән уртаклашыр дип көтелә. Ипинең төрледән-төрлесен, тортлар һәм башка баллы камыр ризыкларын тәкъдим итүче осталар монда 2013 елда узачак Универсиадага багышланган «сәнгать әсәрләре»н тәкъдим итеп, бер-берсе белән уңганлыкта көч сынашачак. Төп җиңүче фестиваль кубогы, башкалар исә дипломнар һәм акчалата бүләкләр алачак.
Ә без әлегә көзнең бизәге әбиләр чуагының җылы-матур көннәре кадерен белеп, тагын бер кат табигать кочагына чыгыйк. Әлеге матурлыкка кинәнеп, җанны бер кочак уңай хис-тойгыларга баетыйк, кояшка карап бер елмайыйк, аяк астындагы кызгылт-сары яфракларны тузгытып йөгерик!.. Көз бит юкка гына әлеге матурлыгын уч тутырып безгә сузмый. Дөнья матур, табыннарыбызда ипи, тирә-юнебез тыныч булганда, җанга да кояш йогарга тиеш ләбаса...

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading