Казан мэры Илсур Метшин 4-5 минут «Горводзеленхоз» тресты хезмәткәре роленә кереп алды. Шәхсән үзе руль артына утырып, урам җыештыручы кече техникада юлдагы тузанны җыйдырып, су сиптереп килде.
- Хәзерге коммуналь машиналарны идарә итү һәм аларның уңайлыклары «джип»тан да әйбәтрәк, - диде ул, кабинадан чыккач. Мэр Илсур Метшин кичә шәһәр предприятиеләренең транспорт паркын тулыландырган яңа техниканы читтән генә түгел, әнә шулай эшләтеп тә карады.
- Казанга узган ел - 11, быел 57 берәмлек коммуналь техника сатып алынды. Швейцариянең «Bucher» һәм Англиянең «Johnston» урам җыештыру машиналарының һәрберсе 40-45 кешене алыштыра. Кызганыч, әлегә бездә мондый төр техника җитештерелми, - диде Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы чагыштыруынча, тигез сафларга тезелеп баскан «Гудериан армиясе»нең төп көчләрен «КамАЗ» машиналары тәшкил итә. «Горводзеленхоз» тресты директоры Роза Җаббарова сөйләгәнчә, «КамАЗ»лар җәйге айларда юлларны юдырту, агачларга су сибү өчен кулланылса, кышкы чорда кар эттерү механизмнары белән коралландырыла. Казанда җәйге чорда юлларны карау системасын камилләштерү программасы 2011 елда старт алды. Җәйге сезонга көйләнелгән 200 техниканың әлегә 30 проценты гына яңартылган, шунлыктан яңа машиналар кайтарту киләсе елларда да дәвам итәчәк. Коммуналь тармак базасы тракторлар һәм машиналардан тыш, тагылма агрегатлар белән дә баетыла. Мәсәлән, элегрәк сатып алынган «Бошунг-Кама» машиналарына 39 яңа агрегат кайтартылган.
Мэр Илсур Метшин: «Яңа техника белән кораллансак та, Казанда ишегаллары һәм машиналар үтеп керә алмый торган башка урыннар барыбер кулдан җыештырыла. Без хәзер Универсиадага әзерлекнең соңгы этабына кердек, бу - чисталык урнаштыру. Әгәр өең чиста түгел икән, аның матурлыгы күренми. Казанны яратыйк, теләсә кая чүп-чар ташламыйк. Миллион кеше чүпләсә, мең коммуналь техника кайтартсак та, җыештырып бетереп булмаячак. Казанлылар шәһәребез урамнарын, ишегалларын җыештыручы, агачлар һәм чәчәкләр утыртучы коммуналь тармак эшчеләренең хезмәтенә хөрмәт белән карасын иде», - диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар