Узган атнаның шимбәсендә Бөтендөнья кыргый табигать фонды уздырган «Җир сәгате» глобаль акциясенә Татарстан да кушылды. Акция кысаларында 20.30 сәгатьтән 21.30 сәгатькә кадәр Казан Кремлендә ут булмый торды. Хөкүмәт йортында да утны бер сәгатькә сүндерделәр.
Россиядә «Җир сәгате» акциясе инде бишенче тапкыр уза. Аның максаты - халыкның игътибарын әйләнә-тирә мохитнең пычрану проблемасына юнәлтү. Бу көнне өендә утын сүндерү ярдәмендә планетаның теләсә кайсы җирендәге һәр кеше климаттагы үзгәрешләр өчен борчылуын һәм сәламәт планета өчен «тавыш бирү»ен күрсәтә алды. Гомумән алганда исә әлеге акция барышында дөньядагы 92 илнең 1100дән артык шәһәре утын бер сәгатькә сүндереп тора. Акцияне оештыручылар сүзләренә караганда, быел Россиядә моңа 70ләп шәһәр катнашкан булырга тиеш.
Быел Россиядә узган акциянең төп темасы булып урман тора. Исегезгә төшерәбез, Россия Президенты Владимир Путин Указы белән, 2013 ел - Әйләнә-тирә мохитне саклау елы дип игълан ителде. 2013 елда узган «Җир сәгате»нең дә төп максаты сәнәгать максатларыннан урманнарны кисеп бетерүгә каршы 100000 имза җыю иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар