16+

Кар яуса, җәй яңгырлы була?

25 гыйнварда, ягъни Студентлар көнендә кар яуса, җәй яңгырлы булачак, кояш чыкса, кошлар иртә киләчәк, ди халык сынамышы. Бу көнне синоптиклар кайбер урыннарда кар явуын фаразлый, шуңа күрә, быелгы җәйнең яңгырлы булачагына да өмет бар.

Бүген дә бераз кар явып алырга мөмкин, температура -13, -18 градус. 25 гыйнвар төнендә - -18, -23, ә аяз вакытта -28 градуска кадәр салкынайтачак, көндез исә -14, -19 градус. Башта ук әйтеп узуыбызча, төнлә һәм иртән кар явуы көтелә. Якшәмбе көнгә явым-төшемнәр фаразланмый. Термометрлар төнлә - -21, -26, аязганда -30 градусны күрсәтәчәк. Көндез исә -15, -20 градус, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading