16+

Кайсы һөнәрләр яхшырак?

Быелның 16 июленә Татарстанда училище һәм техникумнарга абитуриентлардан барлыгы 11 904 гариза кабул ителгән. Бу узган ел белән чагыштырганда күпкә югарырак, былтыр 8909 гариза гына кабул ителгән булган.

Кайсы һөнәрләр яхшырак?

Быелның 16 июленә Татарстанда училище һәм техникумнарга абитуриентлардан барлыгы 11 904 гариза кабул ителгән. Бу узган ел белән чагыштырганда күпкә югарырак, былтыр 8909 гариза гына кабул ителгән булган.

Техникум һәм училищеларда быел иң популяр булган белгечлекләр түбәндәгеләр: «автомобиль транспортына техник хезмәт күрсәтү һәм аны ремонтлау», «пешекче-кондитер», «җәмәгать туклануында продукция технологиясе», «икътисад һәм бухгалтерчы», «төзелеш һәм бина, төрле корылмаларны эксплуатацияләү», «авыл хуҗалыгы юнәлешендәге тракторчы-машинист», «автомеханик», «эретеп ябыштыручы», «технологик процессларны һәм җитештерүне автоматлаштыру», «менеджмент». Шул ук вакытта «су транспортында моторист», «электр җиһазларын монтажлау, көйләү һәм эксплуатацияләү» белгечлекләре буенча бары тик ике генә гариза кабул ителгән. «Зоотехния», «аппаратлы һәм программалы хезмәт күрсәтүдә көйләүче», «эретеп ябыштыру һәм газ ярдәмендә кисү җиһазлары буенча көйләүче», «Радиотехникада мәгълүмати системалар» белгечлекләренә гомумән бер генә гариза да юк.
ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова: «Бүген урта һөнәри белем бирүче уку йортлары арасында иң күп гаризалар кабул итү буенча беренче урында А.П. Обыденнов исемендәге Казан автотранспорт техникумы санала. Аннан соңгы урыннарда - Казан төзелеш колледжы, Казан сәүдә-икътисад техникумы килә», - дип белдерде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading