16+

Казан – бишенче!

Казан Россия Федерациясе шәһәрләре арасында аэропортка бару юлында транспорт уңайлылыгы буенча бишенче урынга чыккан.

Казан – бишенче!

Казан Россия Федерациясе шәһәрләре арасында аэропортка бару юлында транспорт уңайлылыгы буенча бишенче урынга чыккан.

«Яндекс» Россиянең 15 зур шәһәрендә аэропортларга транспорт килү уңайлылыгын тикшергән. Шәһәрләрнең һәркайсында аэропортка бару юлы һәм юллардагы машиналар ташкыны да төрлечә, әмма бурыч бер - кешеләр самолетка вакытында утырып очып китәргә тиешләр.
Казан үзәгеннән алып аэропортка кадәрге төп юл Марсель Сәлимҗанов һәм Павлюхин, шулай ук Оренбург тракты урамнары аша үтә. Маршрутның озынлыгы - 24 чакрым. Бөкеләр булмаса, бу араны 35 минутта узарга була. «Яндекс.Пробки» сервисы мәгълүматларына караганда, эш көннәрендә иртә белән Казан үзәгеннән аэропортка кадәрге араны уртача шул 35 минутта, ә көндез һәм пик сәгатьләрендә 40 минутта узарга була икән. Ә Казан үзәгендәге тимер юл вокзалыннан «Казан» халыкара аэропортына кадәрге араны аэроэкспресста 20 минутта үтәргә мөмкин.
Рейтингның лидеры булган Омскида аэропортка бару юлына кешеләр бары тик 18 минут кына вакыт сарыф итәләр ди. Әмма шәһәр үзәгеннән аэропортка кадәрге араның 9 чакрым гына икәнлеген онытмаска кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading