16+

Казан ишегалларындагы тимер гаражларга «көн бетә»

Әлеге мәсьәлә шәһәр хакимиятендә узган "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә күтәрелде.

Казан ишегалларындагы тимер гаражларга «көн бетә»

Әлеге мәсьәлә шәһәр хакимиятендә узган "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә күтәрелде.

- Үз вакытында Бөек Ватан сугышы ветераннары үтенече буенча ишегалларына тимер гаражлар куелды. Гаражның үзләре яшәүче йорт янында торуы закон нигезендә рөхсәт ителә, - дип әйтеп үтте шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев. - Әмма бездә, гадәттә, бер законлы гараж янына ун законсызы килеп елыша. Кайбер ишегалларында гаражлар балалар уен мәйданчыкларына кадәр кысырыклап китергән хәтта. Гаражларның кемнеке булуын ачыкларга кирәк. Әгәр рөхсәтсез рәвештә урнаштырылган булса, ул суд карары нигезендә алыначак.



Ишегалларындагы тимер гаражлар турында Казан шәһәре башкарма комитетының җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр комитетына, шулай ук районнар хакимиятләренә хәбәр бирү зарур. "Народный контроль" дәүләт мәгълүмат челтәрен дә кулланырга була. Узган ел казанлылардан 14062 электрон хәбәр кергән. Аларны уңай чишү буенча Казан республикадагы муниципаль берәмлекләр арасында - беренче урында. Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр порталында теркәлгән кешеләр "тәнкыйтькә лаек" урыннарның фоторәсемен һәм адресын аноним рәвештә дә элеп куя ала.

Дамир Бәдриев фотолары

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading