16+

Казан – коррупциягә каршы көрәштә Россиянең барлык төбәкләре өчен фәнни үзәккә әверелә

Россиядә 6,5 мең чиновник үзенә ришвәт тәкъдим итүләре турында белдергән, коррупциягә кагылышлы 1,5 мең җинаять эше кузгатылган, 2 мең кеше ришвәтчелектә гаепләнелеп җинаять җаваплылыгына тартылган.

Казан – коррупциягә каршы көрәштә Россиянең барлык төбәкләре өчен фәнни үзәккә әверелә

Россиядә 6,5 мең чиновник үзенә ришвәт тәкъдим итүләре турында белдергән, коррупциягә кагылышлы 1,5 мең җинаять эше кузгатылган, 2 мең кеше ришвәтчелектә гаепләнелеп җинаять җаваплылыгына тартылган.

Казанда 20 ноябрьдә Икътисад, идарә һәм хокук институты базасында "Коррупциягә каршы көрәш диалектикасы" Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе булды. Аның эшендә Россиянең, АКШ һәм Һиндстанның фәнни һәм мәгариф учреждениеләреннән өч йөзгә якын белгеч катнашты. Әлеге чара "Татарстан Республикасында 2015-2020 елларда коррупциягә каршы сәясәт үткәрү" дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.

Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров үзенең сәламләү чыгышында республикада коррупциягә каршы көрәш Президент указы һәм дәүләт программасы нигезләрендә актив рәвештә алып барылуын сөйләде. Татарстанда министрлыкларда, ведомстволарда һәм муниципаль берәмлекләрдә коррупциягә каршы комиссияләр эшли, электрон хезмәт күрсәтү киң кулланыла.

Ричардсон Морган Бриана (АКШ, Талсы университеты) белән Буамик Сушанта Кумар (Һиндстан, Җадавпур университеты) чыгышларына караганда, әле бу илләрдә дә ришвәтчелекнең тамыры корытылмаган.

Россия Федерациясе Президентының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Валентин Михайлов әйтеп үткәнчә, узган ел Россиядә 6,5 мең чиновник үзенә ришвәт тәкъдим итүләре турында белдергән, коррупциягә кагылышлы 1,5 мең җинаять эше кузгатылган, 2 мең кеше ришвәтчелектә гаепләнелеп җинаять җаваплылыгына тартылган.

Валентин Михайлов, Татарстанда коррупциягә каршы нәтиҗәле сәясәт үткәрелүен югары бәяләп, Казанны коррупциягә каршы көрәштә Россиянең барлык төбәкләре өчен фәнни үзәккә әверелдерергә тәкъдим итте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading