16+

“Казан теләсә нинди илкүләм ярышларны үткәрә алуын дәлилләде”

Су мундиале алдыннан Казанда Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатының иң яхшысы узачак дип әйткән идекме? Әйттек һәм сүзебездә тордык.

“Казан теләсә нинди илкүләм ярышларны үткәрә алуын дәлилләде”

Су мундиале алдыннан Казанда Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатының иң яхшысы узачак дип әйткән идекме? Әйттек һәм сүзебездә тордык.

Чемпионатны ябу тантанасында ФИНА Президенты Хулио Маглионе да, чемпионат барышында гел кабатлап килгән сүзләренә зур бер нокта куеп:

- Казандагы дөнья чемпионаты FINA тарихына истәлекле битләрнең берсе булып кереп калачак. Бу иң уңышлы турнир булды. Казан, рәхмәт, Татарстан, рәхмәт, Россия, рәхмәт! - дип, рус телендә эндәште ул бәйрәмгә килгән халыкка.

Тантанага махсус килгән Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев та Казанның зур спорт чараларын уңышлы итеп үткәрә белүен билгеләп узды:

- Спортны ярата торган Казан чираттагы тапкыр теләсә нинди илкүләм ярышларны үткәрә алуын дәлилләде. Сез аны бик мавыктыргыч итеп оештырдыгыз, онытылмаслык иттегез, - дип, Татарстан һәм Казан җитәкчелегенә рәхмәтләрен җиткерде ул.

Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, чемпионатны уздыруда Казанга күрсәтелгән ышаныч өчен Россия җитәкчелегенә рәхмәт сүзләре җиткерде. Ярышларга йөргән республика халкының активлыгын аерым ассызыклап үтте:

- Җанатарлар бөтен дөньяга Россиянең спортны яратуын күрсәтте, - диде Татарстан лидеры.

Тамашаның үзенә килгәндә, бу юлы да игътибар үзәгендә тереклек чыганагы булган су иде. Корылыктан агачларда бер генә яфрак та юк, бөтен нәрсә корыган-кипкән. Шаманнар, барабаннарга кага-кага, яңгыр сорый. Менә, ниһаять, чынлап торып яңгыр ява башлый һәм агачлар яшеллеккә күмелә. Дөнья матурлана, яшәрә һәм күңелле чыгышлар башлана. Концертта үзебезнең "Тала-тала", "Эх, сез матур кызлар" җырлары астында башкарылган биюләр тамашачыларның күңеленә хуш килде. "Евровидение"дә чыгыш ясаган Полина Гагаринаны исә халык озын ак күлмәгеннән таныды. Сәхнәдән Сергей Лазерев, Тина Кузнецова, «Каста», "Jukebox" төркемнәре кебек Россия эстрадасы йолдызларын да күреп булды.

Тамашага килүчеләргә исә рюкзаклар эченә тыгып, ак төстәге балахоннар тараттылар. Аларны киеп алган халык тулы трибуналар зур проекция экранын хасил итте.

Чара ахырында Рөстәм Миңнеханов FINA әләмен 2017 елда дөнья чемпионатын кабул итәчәк Венгриянең Премьер-министры Виктор Орбанга тапшырды. Виктор Орбан үзенең чыгышында чемпионатны Казан кебек югары дәрәҗәдә уздырачакларын ышандырды:

- Россия дөнья чемпионатында 9 алтын медаль алды, чынлыкта исә аларның саны - 10, чөнки Татарстан чемпионатны югары дәрәҗәдә оештырган өчен алтын медальгә лаек. Сез планканы бик югары күтәрдегез. Ярышларны югары дәрәҗәдә уздыру өчен бездән торганның барын да эшләрбез. Чемпионатны Будапештта уздырганнан соң, флагны бүген безгә биргәндәге кебек, без дә аны чираттагы илгә шундый горурлык хисләре белән тапшыра алырбыз дип өмтләнәм, - диде ФИНА әләмен кабул итеп алган кунак.

Казан тагын бер спорт бәйрәме белән хушлашты. Әмма бу әле соңгысы түгел. Бердән, хәзерге вакытта бездә "Мастерс" категориясе ярышлары бара. Икенчедән, Татарстан үзенең зур спорт чараларын уңышлы итеп оештыра алуын дәлилләде. Киләчәктә бәлки әле, Олимпиаданы да кабул итәрбез. Димәк, очрашканга кадәр!..

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading