16+

Казанда Мәдәният һәм сәнгать буенча Татарстан Президенты каршындагы совет утырышы узды

2019 елда Татарстанның берләштерелгән бюджетында мәдәният өлеше 4,9%ка җиткән иде, бу – илдәге иң зур күрсәткечләрнең берсе. Бүген бу хакта РФ Мәдәният министры Ольга Любимова Казанда узган Мәдәният һәм сәнгать буенча Татарстан Президенты каршындагы совет утырышында хәбәр итте.

Казанда Мәдәният һәм сәнгать буенча Татарстан Президенты каршындагы совет утырышы узды

2019 елда Татарстанның берләштерелгән бюджетында мәдәният өлеше 4,9%ка җиткән иде, бу – илдәге иң зур күрсәткечләрнең берсе. Бүген бу хакта РФ Мәдәният министры Ольга Любимова Казанда узган Мәдәният һәм сәнгать буенча Татарстан Президенты каршындагы совет утырышында хәбәр итте.

Чара Казан  Ратушасында узды. Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия мәдәният министры урынбасары Ольга Ярилова һәм башкалар катнашты.

Россия Мәдәният министры шулай ук ассызыклаганча: төбәктә мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләренең хезмәт хакы дәрәҗәсе елдан-ел арта. 2020 елның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча ул 34 мең сумнан арткан, һәм бу – Идел буе федераль округында беренче урын.   

Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов, утырышны ачып, билгеләп үткәнчә, мәдәниятне үстерү – республика дәүләт сәясәтенең өстенлекле юнәлеше.  «Бүген без әдәбият, музыка, сынлы сәнгать өлкәсендәге гаять бай традицияләрне саклап калу, китапханәләребезгә, музейларыбызга, балалар сәнгать мәктәпләренә ихтыяҗ булу турында сөйлибез. Моның мисалы – төбәктә мәдәни вакыйгаларга зур ихтыяҗ, шулай ук мәдәният һәм сәнгать уку йортларына тотрыклы конкурс булу», - диде ул. 

Рөстәм Миңнеханов, мәдәният өлкәсе өчен кадрлар әзерләү буенча «Җирле мәдәният хезмәткәре» программасы бу юнәлештә тагын бер адым булачак, дип белдерде.Без милли мәдәниятләрне, туган телне саклап калуга, Татарстанның күп милләтле халкының иҗат потенциалын үстерүгә һәм мәдәни мираска аерым игътибар бирәбез, диде Рөстәм Миңнеханов.

«Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында дәүләт һәм муниципаль мәдәният учреждениеләре челтәрен камилләштерү һәм аларның матди-техник базаларын ныгыту эше алып барыла. 

Бүгенге утырышта 2020 – 2025 елларга һәм 2030 елга кадәр чорга Татарстан Республикасы мәдәниятен үстерү стратегиясе проекты каралды. Документ тармакны комплекслы үстерүне күз алдында тота. «Бер яктан, бу – мәдәни традицияләрне,  матди һәм матди булмаган мәдәни мирасны саклау булса, икенче яктан – республика үсешенең аерылгысыз өлеше булган инновацион хәл ителешләрне гамәлгә кертү», - диде Рөстәм Миңнеханов.

2020 – 2025 елларга һәм 2030 елга кадәр чорга Татарстан Республикасы мәдәниятен үстерү стратегиясе проектын Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова тәкъдим итте.

ТР Президенты Матбугат хезмәте

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading