16+

Казандагы иң яхшы бина һәм корылманы сайлыйбыз

13 августтан башкаладагы иң яхшы бина һәм корылмага смотр-конкурс старт ала.

Казандагы иң яхшы бина һәм корылманы сайлыйбыз

13 августтан башкаладагы иң яхшы бина һәм корылмага смотр-конкурс старт ала.

Казан шәһәр башкарма комитеты тарафыннан гамәлгә куелган әлеге бәйге 2008 елдан бирле үткәрелә. Анда проектлаучылар һәм, проект авторлары ризалык биргән очракта, бина яки корылма милекчеләре катнашырга хокуклы. Инде төзелеше тәмамланган проектлардан ике төркем - дизайн һәм архитектура тәкъдим ителә. Дизайн төркемендә өч номинация: «Тышкы реклама һәм мәгълүмат чаралары», «Кече архитектура сыннары», «Биналарның тышкы бизәлеше». Архитектура төркемендә ике номинация: «Архитектура биналары», «Территорияне төзекләндерү һәм яшелләндерү». Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсендә 20 августтан конкурста катнашучыларны теркәү башлана. Үзеңнең портфолиоңны, ягъни документ-белешмәләреңне 24 августка кадәр тапшыру зарур. Казанда 2007 елдан алып бүгенгә кадәрге вакыт аралыгында гамәлгә ашырылган иң яхшы архитектура һәм дизайн, биналарның һәм корылмаларның, шулай ук төзекләндерү корылмаларының үзенчәлекле проект чишелешләре барланачак. Конкурс тәртипләре белән, 13 августтан башлап, Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсенең www.uag.kzn.ru рәсми сайтыннан яки Казан, Груздев ур., 5 (236-85-45) адресы буенча тулырак танышырга мөмкин булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading