Казанга әбиләр чуагы килергә җыена
Җәй сиздермичә дә үтеп китте. Көзнең «елак» көннәренә кердек.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Җәй сиздермичә дә үтеп китте. Көзнең «елак» көннәренә кердек.
Хәер, башкала мэры Илсур Метшин «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә күңелне күтәреп җибәрде әле.
– Синоптиклар киләсе атнадан Казанда әбиләр чуагы башланачак, дип фаразлый. Ләкин ул тиз узып китәчәк, шунлыктан кышкы җылыту сезонына әзерлектә булу зарур, – диде мэр. – Җылылык, һәрвакыттагыча, беренче чиратта балалар бакчаларына, мәктәпләргә, хастаханәләргә, бала тудыру йортларына һәм башка социаль учреждениеләргә җибәреләчәк.
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр иткәнчә, Казанда 765 социаль учреждение, 5564 йорт җылыту чорына әзер.
– Гариза-мөрәҗәгать тапшырсалар, социаль учреждениеләргә шушы атнада ук җылылык җибәрү мөмкинлеге бар, – диде Искәндәр Гыйниятуллин.
Казанның 1нче, 2нче һәм 3нче ТЭЦлары, районнарның «Савиново», «Горки», «Азино» котельныйлары, шулай ук «Казэнерго»ның 135 һәм ведомстволарның 45 котельныйлары гайрәтле үгезләр кебек, борыннарыннан пар чыгарып, команда көтә. Порт урамы, 17 адресындагы котельныйның дивары быелның март аенда ишелеп төшкән иде төшүен. Алмашка модуль котельный төзелде, ул 30 октябрьдә эшләтеп җибәреләчәк. Аңа кадәр 12 торак йортка һәм 1 балалар бакчасына җылылык Порт урамы, 3 адресындагы котельныйдан җибәреп торыла. Быел Литвинов урамы, 55, Космонавтлар урамы, 12 һәм Константиновка бистәсенең Зеленая урамындагы котельныйларга үзгәртеп төзү үткәрелде.
– Казандагы 30 котельный 35-40 ел файдаланыла инде. Алар авария хәлендә түгел, ләкин төзекләндерүгә мохтаҗлар, – диде Искәндәр Гыйниятуллин.
Яңа Савин районының Меридиан урамы, 8, Чистай урамы, 23 һәм 25, Мусин урамы, 7 йортларына берәр атнадан җылылык үзәк җылылык үткәргечтән турыдан-туры җибәреләчәк. Узган кышта ГЖФ насос станциясенең бу йортларны җылылык белән тиешле дәрәҗәдә тәэмин итеп бетерә алмавы ачыкланган. Казан вертолет заводының һәм Казан сөт комбинатының ведомство котельныйларыннан җылытылган берничә йортны шәһәр челтәренә күчерү ниятләнелгән иде, быелга алар әле үзләренең «ведомство җылылыгы» белән калып тора.
Казанда 53 торак йорт бүгенгә җылыту чорына әзер түгел. Аларның күбесендә капиталь ремонт бара. Җылылык өчен түләү бурычларын каплап бетермәгән йортлар да бар. Торак йортларга җылылык тышкы һава температурасы биш көн дәвамында +8 градустан югары күтәрелмәгән очракта бирелә башлый. Җылылык җибәрүгә керешкәч, «кайнар элемтә» телефоннары хәбәр ителәчәк.
Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
Айдар Сәлимгәрәев «Замочи мошенника» акциясе турында
-
#Кыскача яңалыклар
Юрист Ленар Сираҗетдинов «Замочим мошенника» акциясе турында
-
#Спорт
Муса Галләмов: «Мин унбиш яшькә кадәр атта чаптым...»
-
#Шоу-бизнес
«Үләм дигәндә, табиблар кулына килеп егылдым...»: Марат Шәйбәков үлемнән калган
-
#Шоу-бизнес
Айдар Галимов : «Әнинең хәле авырайгач, Мәскәүдән хәбәр килде»
Комментарийлар