16+

Казанның Мәскәү урамы ачылды

Казанда 17 августта төзекләндерүгә ябылган Мәскәү урамында транспорт хәрәкәте ачылды.

Казанның Мәскәү урамы ачылды

Казанда 17 августта төзекләндерүгә ябылган Мәскәү урамында транспорт хәрәкәте ачылды.

Шәһәр үзәгенә илтүче төп урамнарның берсе ябык булганлыктан, җәмәгать транспорты автобуслары төрле җирләрдән кысыла-кысыла йөрергә мәҗбүр иде. Хәзер 2, 5, 6, 10, 23, 30, 35, 35а, 37, 47, 53, 56, 63, 72, 74 һәм 91 нче маршрутлар янә Мәскәү урамына кайтты. «Казгорсвет» һәм «Метроэлектротранс» предприятиеләре эшчеләре терәк баганалар утыртуны, электр чыбыклары сузуны тәмамлагач, 1, 4, 7, 10 һәм 22 нче троллейбус маршрутлары да Мәскәү урамыннан йөриячәк. Шәһәр башкарма комитетының капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе җитәкчесе Илгиз Латыйпов әйткәнчә, биредә бүгеннәрдә тротуарларны төзекләндерү эшләре бара.
Мәскәү урамының озынлыгы ике километрга якын. «Волгадорстрой» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять коллективы 20 мең квадрат метр мәйданда асфальт катламын яңартып чыкты. Иң мөһиме - инженерлык коммуникацияләре яңага алмаштырылды.
Мэр Илсур Метшин «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә билгеләп үткәнчә, Мәскәү урамында хәрәкәт ачылу шәһәр үзәгенә йөрүне беркадәр җиңеләйтәчәк. «Әмма сизелерлек үзгәрешләр Тукай урамы юлын һәм Ленин дамбасы күперенең беренче чиратын ачкач күзәтеләчәк. Юл төзү эшләре киләсе елның июнь аенда тәмамланачак», - диде Илсур Метшин.
Мэр Тукай урамы юлын төзекләндерүне, Җиңү проспектындагы юл-транспорт чишелешен төзүне тизләтергә боерды. Тукай урамында кабаттан трамвай юлы да куела бара.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading