16+

Казанның суга интегүче бистәләрен сулы итәргә җыеналар

Татарстан башкаласы территориясенә 82 авыл-бистә урнашкан. Аларның әлегә 55е генә үзәкләштерелгән суүткәргеч челтәренә тоташтырылган.

Казанның суга интегүче бистәләрен сулы итәргә җыеналар

Татарстан башкаласы территориясенә 82 авыл-бистә урнашкан. Аларның әлегә 55е генә үзәкләштерелгән суүткәргеч челтәренә тоташтырылган.

- Заманында бистәләрдә яшәүчеләр үз йортларына суүткәргечләрне кем нинди торба тапса, шуның белән сузган. Торбалар тиешле тирәнлеккә күмелмәгән. Нәтиҗәдә: кыш су ката, ә җәйге айларда су килми башлый. Кайбер участокларда су торбалары 90 процентка кадәр искергән,- дип, зарланып алды "Водоканал" муниципаль унитар предприятиесе директоры Андрей Егоров мэриядә узган "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә.

Хәзер "Водоканал" предприятиесе карамагында ике мең километр суүткәргеч исәпләнә, шуның 500 километры бистәләрдә. Быел бистәләрдәге 40 километр суүткәргеч шәһәр балансына алынган. Әлегә "хуҗасыз" саналучы, ягъни баланска кертеп өлгермәгән тагын 300 километр суүткәргечләргә "Водоканал" тарафыннан барыбер хезмәт күрсәтелә. Сез әле безнеке түгел, дип,халыкны сусыз калдырып булмый бит инде.
- Константиновка, Самосырово, Нагорный, Северный, Аракчино, Салмачы, Борисоглебское, Петровский, Привольный бистәләрендә яңа суүткәргеч торбалар сузыла, артезиан коелары казыла. Офицерлар бистәсендә су кудыру станциясе төзеләчәк, - диде Андрей Егоров.

Бистәләрдә үз белдегеңдә үзәкләштерелгән суүткәргеч челтәренең конструкциясен бозу, суүткәргечкә рөхсәтсез тоташу катгый тыела.
- Су килү тоткарланырга, иң яманы, су санитар яктан пычранырга мөмкин. Суүтәргечкә рөхсәтсез тоташкан өчен 100 мең сумга кадәр штраф салына. Быелның алты аенда бистәләрдә шундый 650 очрак ачыкланды,-дип кисәтте Андрей Егоров.

Бистәләрне су белән тәэмин итү программасы кысаларында соңгы берничә елда гына да колачлы эшләр башкарылды. Киңәшмәнең көн тәртибенә куелган темага йомгак ясап, мэр Илсур Метшин:
- Бистәләрне су белән тәэми итү буенча биш-ун ел элек гаять кискен булып торган мәсьәләләр чишелде. Бу юнәлештә эш дәвам итәчәк. Бистәдәгеләр дә һәм шәһәрдәгеләр дә үзләрен башкалада яшәүчеләр итеп тоярга тиешләр",- диде.


Фото: kazan.avizinfo.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading