Иртәгә барыбыз да кулларыбызга эш бияләйләрен киеп, тырма, себерке кебек коралларны күтәреп, урамга чыгарга тиеш. 20 апрель көнне Казанда гомумшәһәр өмәсе узачак. Башкаланы кыш буе кар астында качып яткан чүп-чардан һәм пычрактан коткарасы бар...
Әйе, коткарасы, чөнки ул чүп Казанның бөтен җирен яулап алган диярсең. Кая гына барсаң да, аунап яткан шешәләр, пакетлар, ниндидер савытлар күзгә чалына. Казанда апрель башыннан ук санитар чистарту икеайлыгы башланса да, әле җыештырасы һәм тәртипкә китерәсе урыннар җитәрлек. Барлыгы 19,8 млн кв метр юлны, 245 гектар бакча, парк һәм скверларны, 16,8 млн кв метр юл буендагы яшел зоналарны тәртипкә китерәсе бар. Тукталыштагы павильоннарны, ут баганаларын, киртәләрне һәм башка объектларны буяу, чистарту һәм төзекләндерү эшләре көтә, шулай ук 16 мең юл билгесен һәм 277 светофорны яңартырга кирәк. Әле болардан тыш, 3,9 мең ишегалдын рәткә китерәсе бар, дип хәбәр иткәннәр инде «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә. Шәһәрне чистарту чарасында 200 меңнән артык казанлы, 4,5 меңнән артык предприятие һәм оешма катнашыр дип көтелә.
Казанны чистартуда быел исә аеруча тырышырга кирәк. Универсиадага кадәр нибары 78 көн калып бара. 6-17 июль көннәрендә Казанга дөньяның төрле якларыннан җыелачак кунаклар, спортчылар алдында йөзгә кызыллык килә торган булмасын. Чисталык-пөхтәлек, тәртип шәһәрнең үзәк урамнарында гына түгел, ә һәр йортның ишегалдында, һәр урамда урнашсын иде. Кемнең генә чиста, ялтырап торган юллардан йөрисе һәм ял паркларында яңартылган утыргычларда утырасы килми икән?! Карап-күзәтеп торсаң, халыкның күбесе аунап яткан чүп-чар кырыеннан битараф кына узып китми анысы: «Кара инде син моны!» - дип, баш чайкый-чайкый китүчеләр аз түгел. Ә әйләнә-тирәбездә чиста булсын өчен, үзебезгә үк көч куярга кирәк.
20 апрель көнне, җыештыру, тәртипкә китерү өчен, һава торышы да юлдаш булачак. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе хәбәр итүенчә, бу көнне республикада көндез 16-21 градус җылы һәм көн кояшлы булачак. Шуңа күрә шимбә көнне барыбыз да өмәгә - шәһәрне матурларга! Чисталык үзебез өчен бит, аны барыбыз да ярата...
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар