16+

Кемдер гаделлек эзли, ә кемдер аннан кача

Суд чыгарган карарларның күпмесе тормышка ашырылуга карап, дәүләтнең дәрәҗәсе нинди югарылыкта икәнен аныкларга була. Күпләр теге яки бу юллар белән суд карарын үтәүдән читләшергә маташалар. Суд приставларына менә шундый бәхәсле очраклар буенча эшләргә туры килә. Кыскасы, кемдер гаделлек эзли, ә кемдер аннан тырыша-тырмаша кача hәм, кагыйдә буларак, ике як та...

Кемдер гаделлек эзли, ә кемдер аннан кача

Суд чыгарган карарларның күпмесе тормышка ашырылуга карап, дәүләтнең дәрәҗәсе нинди югарылыкта икәнен аныкларга була. Күпләр теге яки бу юллар белән суд карарын үтәүдән читләшергә маташалар. Суд приставларына менә шундый бәхәсле очраклар буенча эшләргә туры килә. Кыскасы, кемдер гаделлек эзли, ә кемдер аннан тырыша-тырмаша кача hәм, кагыйдә буларак, ике як та...

Суд чыгарган карарларның күпмесе тормышка ашырылуга карап, дәүләтнең дәрәҗәсе нинди югарылыкта икәнен аныкларга була. Күпләр теге яки бу юллар белән суд карарын үтәүдән читләшергә маташалар. Суд приставларына менә шундый бәхәсле очраклар буенча эшләргә туры килә. Кыскасы, кемдер гаделлек эзли, ә кемдер аннан тырыша-тырмаша кача hәм, кагыйдә буларак, ике як та үзен язмыш тарафыннан кыерсытылган итеп хис итә. Ә башкарылган авыр hәм четерекле хезмәт өчен, приставлар рәхмәт сүзен бик сирәк ишетәләр.
Нинди генә авырлыкларга да карамастан, суд приставлары идарәсе үз эшен камилләштерү, халыкка нәтиҗәлерәк хезмәт күрсәтү буенча яңадан-яңа алымнар куллана. Рәсми интернет-сайтның баш битендә «Опрос граждан» («Халыктан сораштыру») бүлеге эшли. www.r16.fssprus.ru интернет адресына кереп, приставларның хезмәтенә, гомумән, яки аерым бер хезмәткәр турында ун баллы шкала буенча бәяләмә калдырырга була.
Шулай ук агымдагы елның 1 февраленнән Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан идарәсендә «Тәкъдимнәр hәм мөрәҗәгатьләр кенәгәсе» дә булдырылды.
Республика гражданнары әлеге кенәгәдә приставларның ничек хезмәт күрсәтүләре, алар эшендәге җитешсезлекләр яки уңай яклар турында хәбәр калдыралар, фикерләрен язалар. Әлеге кенәгә идарә аппаратында гына түгел, ә суд приставларының hәрбер район бүлекчәсендә дә бар. Теләгән hәркем, бернинди документ күрсәтмичә, сәбәбен аңлатмыйча, тәкъдимнәрен яки бәяләмәсен калдыра ала. Кенәгәдә урын алган hәрбер мөрәҗәгать, бүлекчә җитәкчеләре тарафыннан тикшерелеп, тиешле чаралар күрелә. Адресы булган очракта, авторга язмача җавап җибәрелә.
Гражданнар, үзләренең төпле, урынлы фикерләре hәм тәкъдимнәре белән, приставларның халыкка хезмәт күрсәтү дәрәҗәсен яхшырту буенча үзләреннән саллы өлеш кертә алалар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading