Фаҗигадә гомере өзелүчеләрнең күпчелеге - балалар.
64 кешенең гәүдәсе табылганлыгы турында хәбәр итә "Россия24" Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы Владимир Пучков сүзләренә сылтама белән хәбәр итә.
64 кеше Кемеровоның «Зимняя вишня» сәүдә һәм күңел ачу үзәгендә чыккан янгын корбаннары булды. 44 зыян күрүче медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән, хәзерге вакытта ун кеше стационарда дәвалана. Фаҗигадә гомере өзелүчеләрнең күпчелеге - балалар.
Тагын билгесез югалганнар исемлегендәге биш кешене тапканнар, бәхеткә, алар янгын вакытында фаҗига урынында булмаганнар.
Коткаручылар әле һаман да янгын калдыкларын тикшерәләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар