«Компрессорный»да тимер юл асты кичүе төзелә
Казанда узган ел унга якын кеше поезд бәрүдән һәлак булган иде.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Казанда узган ел унга якын кеше поезд бәрүдән һәлак булган иде.
Ветеринария академиясе укытучысының «Компрессорный» платформасы янәшәсендә тимер юл аша чыкканда фаҗигале үлеме җәмәгатьчелекне аеруча тетрәндерде. Академиянең педколлективы һәм студентлар, мәсьәләгә игътибар юнәлтүне сорап, хакимият органнарына хатлар юллады. Республика һәм шәһәр җитәкчеләренең мөрәҗәгатенә «Россия тимер юллары» ачык акционерлык җәмгыятендә, ниһаять, колак салдылар. Горький тимер юллары заказы буенча «РЖД строй» һәм 4 нче төзелеш-монтажлау тресты Казан тимер юлы төенендә пассажирлар корылмаларын үзгәртеп төзүгә кереште. «Компрессорный»ның 1 нче платформасы төзекләндерелә, яңа 2 нче платформа төзелә. Биредә җәяүлеләр өчен тимер юл астыннан кичү төзелеше дә башланды. Төзү һәм төзекләндерү эшләрен быелның октябрь аена тәмамлау бурычы куелган. Төзелеш эшләрен 33 нче «Мостопоезд» бригадасы алып бара. Шәһәр башкарма комитетының капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе җитәкчесе Илгиз Латыйпов әйткәнчә, киләчәк планнарда Себер трактының компрессорлар заводы микрорайонында юлларны үзгәртеп төзү исәпкә алынган. Җәяүлеләр өчен тимер юл астыннан кичү төзелешен «РЖД»ның үзе үк башкаруы әлеге проектны гамәлгә ашыруны шактый җиңеләйтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Җәмгыять
Күрше хисабына яшәү дөрес әйбер булмас...
-
#Кыскача яңалыклар
Торак инспекцияcенә кайчан мөрәҗәгать итәргә кирәк?
-
#Мәгариф
Авыл мәктәбе шәһәрнекеннән киммени? Сөмбел Хисамиева – 200 балл иясе
-
#Җәмгыять
Миңнеханов Москальковага “Дуслык” ордены тапшырды
-
#Спорт
Азат Габдрәшитов: «Атнаның 7 көненең 6сы тренировкалар белән уза. Ялга 1 генә көн кала...»
Комментарийлар