Корбан бәйрәме мөбарәк булсын!
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның Корбан бәйрәме уңаеннан мөрәҗәгате
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның Корбан бәйрәме уңаеннан мөрәҗәгате
Хөрмәтле Татарстан мөселманнары!
Сезне чын йөрәктән изге Корбан бәйрәме белән тәбрик итәм!
Бу бәйрәмнең тантаналы мизгелләрендә без иманыбыз ныгуга, яңа рухи тәҗрибә алуыбызга, эчке гармониягә ирешүебезгә сөенәбез. Әлеге бәхетле көннәрдә мәчеттә моңлы азан яңгырый, барлык мөэмин-мөселман догаларын Аллаһы Тәгаләгә юллый. Коръән-Кәримдә әйтелгәнчә: «Сәдака - авырлыкларны җиңү юлы». Мохтаҗларга ярдәм күрсәтеп һәм игелек кылып, һәрберебез аларның хәленә керә, күңелләренә бәхет иңдерә, йөрәкләренә шәфкать һәм мәрхәмәт орлыклары сала.
Татарстандагы күркәм дини традицияләр милли үзенчәлекләрне, халкыбызның күп гасырлык бай мирасын саклауга, җәмгыятьнең әхлакый нигезләрен һәм дин тотучыларның бердәмлеген ныгытуга ярдәм итә. Республикабыз мөселманнары, Татарстандагы традицион диннәр вәкилләре белән дус-тату яшәп, җәмгыятьнең рухи яңарышында һәм үзара аңлашу процессында алга таба да актив роль уйнарлар дип ышанам.
Корбан бәйрәме барыбызга да көч һәм илһам өстәсен, игелекле гамәлләргә рухландырсын, һәр йортка, һәр гаиләгә шатлык һәм өмет китерсен!
Сезгә җан тынычлыгы, сәламәтлек, муллык һәм иминлек телим!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Мәгариф
Атнага бер сәгать белән балаларыбызга туган телне ничек укытырга?
-
#Кыскача яңалыклар
СалаваTikлардан яңа «Җомга» җыры
-
#Кыскача яңалыклар
Фәрит Мөхәммәтшин: “Бу да ярдәм итмәсә, Дәүләт Думасына мөрәҗәгать итәчәкбез”
-
#Хикәя
Гафу ит, кызым! (хикәя)
-
#Кыскача яңалыклар
Эчке киемнән балконда кызынучыларга штраф янарга мөмкин
Комментарийлар