- Соңгы вакытта үзәк матбугат чараларында Татарстанны себер түләмәсе буенча имин булмаган территория буларак телгә алалар. Менә әле берничә көн элек кенә республикада кош гриппыннан үлү очрагы бар дип язып чыктылар. Бәхеткә, бездә узган ел да, әле дә мондый авырулар ачыкланмады, - дип белдерде бүген журналистларга Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы ветеринария идарәсенең бүлек җитәкчесе Александр Козлов.
Быел да әлеге авырулар Татарстанны читләп узар, дип өметләнә белгечләр, чөнки моның өчен тиешле чаралар күрелә. Ә менә гомумән Россиядә һәм дөньяда бу авырулар буенча хәлләр күпкә начаррак. Кош гриппы Тыва республикасында, Әстерхан, Ростов өлкәләрендә һәм башка төбәкләрдә табылган. Тикшеренүләр, санитар таләпләрнең бозылуын ачыклаган.
Кош гриппы Татарстан өчен нәрсәсе белән куркыныч соң? Республика кош үрчетү, кош ите җитештерү буенча алдынгы урыннарда тора. Әлеге тармак алга таба да үсеш алсын һәм табыш китерсен өчен кошларның да сәламәт булуы кирәк.
Кош гриппы кеше сәламәтлеге өчен куркынычмы? Александр Козлов бу сорауга да ачыклык кертте.
- Алда үткәрелгән тикшерүләр, әлеге вирусның кеше өчен куркыныч булмавын раслады, әмма бу очракта бер генә табиб та тулысынча ышандыра алмый, чөнки төрле штамптагы подтиплар бик тиз яраклашырга - мутацияләнергә сәләтле, - диде ул.
Тиздән җылы яклардан суда йөзүче кыргый кошлар кайтачак. Бу исә әлеге авыру барлыкка килү өчен тагын да зуррак куркыныч тудырачак.
Комментарийлар