16+

Курыкмыйча ашар өчен

Быел авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә терлекчелек продукциясен ике тапкыр тикшерү яңалык булачак. Аларны ярминкәгә җибәрү алдыннан һәм Казанда тикшерәчәкләр.

Курыкмыйча ашар өчен

Быел авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә терлекчелек продукциясен ике тапкыр тикшерү яңалык булачак. Аларны ярминкәгә җибәрү алдыннан һәм Казанда тикшерәчәкләр.

Нитратларга һәм радиация нурланышына яшелчәләр һәм бәрәңге, гадәттәгечә, шәһәр базарларында сайлап алып тикшереләчәк, дип хәбәр иткән «Татар-информ» хәбәрчесенә Казанның баш дәүләт ветеринария инспекторы Оразали Муллакаев. Аның сүзләренчә, сөтне, итне, майны һәм башка терлекчелек продукциясен ике тапкыр тикшерү 2013 елда булачак Универсиадага бәйле. Спорт уеннарында катнашучылар һәм кунаклар өчен ризык әзерләүгә китәчәк авыл хуҗалыгы продукциясенә югары таләпләр куячаклар. Казанлылар быел ярминкәләрдә һәрбер сатучыдан майның һәм итнең ветеринария куркынычсызлыгы турындагы документын да сорый ала.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading