16+

Кытайга барып та өйрәнәбез

Казан - юл-транспорт хәрәкәтен көйләүдә электрон технологияләр куллануда Россиядә әйдаман.

Кытайга барып та өйрәнәбез

Казан - юл-транспорт хәрәкәтен көйләүдә электрон технологияләр куллануда Россиядә әйдаман.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов бу сүзләрне «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында узган матбугат конференциясендә әйтте. Казанда 28-29 февральләрдә «Тормыш эшчәнлеге иминлегенең заманча проблемалары: теория һәм гамәл» дигән темага II Халыкара фәнни-гамәли конференция булачак. Анда Россиядән тыш Франция, Канада, Германия, Италия, Финляндия һәм БДБ илләре министрлыклары җитәкчеләре, галимнәре катнашачак.
- Конференциядә юлларда, җәмгыятьтә иминлек мәсьәләсе үзәккә куелачак. Тәүге җыелышканда «фото-видео теркәү» сүзе яңалык буларак кына янгыраган иде. Әлеге җиһазлар Казан һәм республика юлларында инде актив кулланышка керә бара. Башкалабызда 2013 елда узачак Универсиадада юл-транспорт иминлеген тәэмин итү аерым тема буларак каралачак. Безнең ЮХИДИ хезмәткәрләре яңарак кына Олимпия һәм Универсиада уеннары узган Кытайга да ике мәртәбә барып, аларның эш тәҗрибәсен өйрәнеп кайттылар. Республикада, шул исәптән Казанда үзкөйләнелүче (адаптив) светофорлар, гомумән, электрон технологияләр күпләп кулланышка кертеләчәк. Россия Президенты Дмитрий Медведев, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов юл-транспорт хәрәкәте иминлеген ныгытуга нык игътибар бирәләр. Шунлыктан алда торган бурычларның тиз чишелеш табачагына шик юк, - диде Рифкать Нургали улы.
Кызыксындырган мәгълүмат белән конференциянең www.mnpk.kzn.ru рәсми сайтыннан танышырга мөмкин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading