Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәрләренә караганда, бер атнада гына да сулыклардан 9 кешенең үле гәүдәсе чыгарылган, тагын 2 ир-атны су төбеннән эзләү бара. Соңгы көннәрдә генә Урта Кабан күлендә 30 яшьлек ир батты. Дәрвишләр бистәсе тирәсендә Казансу елгасында 24 яшьлек кызның, ә Яшел Үзән районындагы Светлое күлендә 14...
Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәрләренә караганда, бер атнада гына да сулыклардан 9 кешенең үле гәүдәсе чыгарылган, тагын 2 ир-атны су төбеннән эзләү бара. Соңгы көннәрдә генә Урта Кабан күлендә 30 яшьлек ир батты. Дәрвишләр бистәсе тирәсендә Казансу елгасында 24 яшьлек кызның, ә Яшел Үзән районындагы Светлое күлендә 14 яшьлек үсмер егетнең гомере өзелде. 12 июньдә Зур Дәрвишләр бистәсендә 15 яшьлек яшүсмер, Лаеш районындагы «Ял» базасы янәшәсендә 18 яшьлек егет үлемнәрен суда тапты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар