16+

Метро Азинога да киләчәк

Башкала мэры Илсур Метшин шушы атнадагы «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә, «Казан метро төзелеше» предприятиесе коллективы метроның яңа станцияләрен 2013 елның 9 маена тапшырырга җыена, дип хәбәр итте.

Метро Азинога да киләчәк

Башкала мэры Илсур Метшин шушы атнадагы «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә, «Казан метро төзелеше» предприятиесе коллективы метроның яңа станцияләрен 2013 елның 9 маена тапшырырга җыена, дип хәбәр итте.

Универсиадага әзерлек кысаларында, метрополитенның Декабристлар урамындагы «Яшьлек» («Юность»), Воровский урамындагы «Төньяк вокзал» («Северный вокзал») һәм Копылов урамындагы «Авиатөзелеш» («Авиастроительная») станцияләре төзелешләре бара. «Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эшләрнең торышын карап-тикшереп чыкты. «Авиатөзелеш» станциясеннән тоннель аша «Төньяк вокзал» станциясенә уздык. «Авиатөзелеш» станциясе әзерлеге аеруча югары», - диде мэр Илсур Метшин. Әлеге станциядә инде электр җиһазлары урнаштыру, эчке диварларны бизәү-агарту, тышкы территорияне төзекләндерү эшләре үткәрелә. «Тоннельдән электродрезинада бардык. Боерган булса, озакламыйча электр поездлары да йөгерешә башлар», - диде «Казан метро төзелеше» муниципаль унитар предприятиесе җитәкчесе Марат Рәхимов үзара әңгәмәдә.
Азино тарафларында яшәүчеләргә дә моңсуланырга кирәкми. Мэр Илсур Метшин метрополитенның көнчыгыш ягындагы «Имәнлек» («Дубравная») станциясеннән соң, тоннельләр Азино-2 һәм Азино-1 микрорайоннарына юнәләчәк, дип белдерде. «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе генераль директоры Әсфән Галәвов, моның төгәл вакыты белән кызыксынгач: «2018 елга кадәр Азинода метро булачак», - дип җавап кайтарды.
«Төньяк вокзал» станциясендә (башта ул шартлы рәвештә «Мәскәү» станциясе дип йөртелде), гомумән, уңайлы юл-чишелеш комплексы барлыкка киләчәк. Метро станциясе «Казан-2» тимер юл терминалы (вокзалы) белән янәшә тора. Терминалга һәм урамның икенче ягына җир асты юлларыннан чыгып булачак. Казанны «боҗра»га алып хәрәкәтләнәчәк электр поезды «Казан-2» терминалы аша да үтәчәк. Метрополитенның тагын «Әмәт» станциясендә дә электричкага күченеп утыру мөмкинлеге бар.
«Яшьлек» метро станциясе башта шартлы рәвештә «Декабристлар» атамасында иде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading