16+

Миллионлы шәһәрләр арасында Казан – икенче

Татарстан башкаласында бюджет тармагында эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы 24 мең 143 сумны тәшкил итә.

Миллионлы шәһәрләр арасында Казан – икенче

Татарстан башкаласында бюджет тармагында эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы 24 мең 143 сумны тәшкил итә.

«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитетының икътисади үсеш комитеты рәисе урынбасары Илдар Шакиров чыгышында әйтелгәнчә, быелның 9 аенда Казандагы эре һәм урта предприятиеләрдә сәнәгать җитештерү индексы 6 процентка күтәрелгән. Төзелеш чималлары, электр, электрон һәм оптик җиһазлар, транспорт чаралары, нәшрият продукциясе, азык-төлек җитештерү аеруча арткан.
- Җәмәгать туклануы тармагы җанланды. Ресторан һәм ашханәләрнең үсешенә Универсиада уңай йогынты ясады. Июль аенда гына да әлеге тармакта 1 миллиард сумлык хезмәт күрсәтелде. Гомумән караганда, ашханәләр эшчәнлеге буенча без әле Пермьнән һәм Екатеринбургтан калышабыз, - диде Илдар Шакиров.
Казанда быел 5132 фатир (472,8 мең квадрат метр) һәм 804 шәхси йорт файдалануга тапшырылган инде. Бу уңайдан мэр Илсур Метшин: «Быел башкалада 800 мең квадрат метр торак файдалануга тапшыру бурычы тора. Миллионлы шәһәрләр арасында Казан - икенче. Мәскәүдә торак төзелеше яхшырак, чөнки ул - үзе субъект», - дип, әлеге мәсьәләгә үз фикерен белдерде.
Башкалада эре һәм урта предприятиеләрдә быелның гыйнвар-сентябрь айларында исәпләнелгән уртача хезмәт хакы 27 мең 976 сум. Укытучыларныкы - 28 мең 944, ә балалар бакчалары тәрбиячеләренеке - 20 мең 830 сум. Әмма Казан уртача хезмәт хаклары күрсәткечендә Уфа, Пермь һәм Самара шәһәрләреннән янә калыша.
Мэр Илсур Метшин: «Бар - сан, бар - статистика. Европада, үзләрен яхшы итеп күрсәтү өчен, статистиканы төрле яраклаштырылган сурәтләрдә чыгаралар. Бәяләмәнең дөрес булуы мөһим, чөнки ул үзебез өчен. Екатеринбургка аңа Себер өстәмәсе файда итә. Безгә, Европа шәһәрләренә карап, югары максат куярга һәм шуңа ирешергә омтылырга кирәк», - диде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading