Сәясәтче, Татарстан Фәннәр Академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институты директоры Рафаил Хәкимов бу очрашуга карата үз фикерен белдереп: "Әлбәттә, бу Рөстәм Миңнехановның абруе турында сөйли. Аны кайсы илгә барса да кабул итәләр. Аннары Ислам мәсьәләсе бунча да бүгенге көндә бөтен дөнья хафалана бит. Бәлки, шул мәсьәләдә дә сөйләшү булгандыр. Татарстан ислам дөньясында үзен күрсәтә. Кайвакыт Владимир Путин (Россия Федерациясе Президенты - Т. И. искәрмәсе) да Рөстәм Миңнеханов аша фикерен җиткерә. Миңнеханов кайбер урыннарга аның исеменнән дә барган кебек була", - диде.
Комментарийлар