16+

Минтимер Шәймиев: “Татарстанның этноконфессиональ өлкәдәге үсеш моделенә халыкара дәрәҗәдә дә ихтыяҗ зур” (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Бүген Казанда Татарстан халыкларының III съезды узды.

Минтимер Шәймиев: “Татарстанның этноконфессиональ өлкәдәге үсеш моделенә халыкара дәрәҗәдә дә ихтыяҗ зур” (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Бүген Казанда Татарстан халыкларының III съезды узды.

Әлеге мең кеше катнашындагы зур чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясе советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия Президенты администрациясе җитәкчесе урынбасары Магомедсалам Магомедов, Россия халыклары ассамблеясе советы рәисе Светлана Смирнова, Россия Дәүләт Думасы рәисе урынбасары Владимир Васильев, Дагестан башлыгы Рамазан Абдулатипов һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев үзенең чыгышында билгеләп үткәнчә, әлеге форум республиканың иҗтимагый тормышында мөһим вакыйга булып тора.

- Халыклар съездын иң вәкиллекле форумдыр дип әйтергә була. Татарстанның этноконфессиональ өлкәдәге үсеш моделенә Россиядә дә, халыкара дәрәҗәдә дә ихтыяҗ зур булды. Аның күпмилләтле халкы республикабызның яңа тарихындагы хәлиткеч вакыйгаларны, заманалар сынавын лаеклы уза. Чөнки без һәрвакыт төрле милләтләрне берләштерә торган рухи кыйммәтләргә йөз тоттык, милли үзенчәлекләр буенча бүлгәләүгә юл куймадык. Бүгенге съездның да шушы күркәм традициябезне ныгытуында шигем юк, - диде ул.

Съездга кунак буларак чакырылган Россия Президенты администрациясе җитәкчесе урынбасары Магомедсалам Магомедов үзенең чгышында Россиядә яшәүче халыкларның үзара дус яшәве гасырлар буена килүен ассызыклап үтте. Ил җитәкчелеге дә моңа зур игътибар бирә дип, ул Россия Президенты Владимир Путинның сәламләү сүзләрен укыды. "Әлеге форум Татарстан, гомумән Россия өчен мөһим вакыйга. Татарстан үзендә яшәүче халыкларның тарихы, мәдәнияте, гореф-гадәтләрен саклавы белән данлыклы. Ә иң мөһиме - ул кунакчыллыгы, халыклар арасында үзара аңлашу булуы, бер-берләренә ышаныч белдерүе белән аерылып тора. Республика һәр халыкның үзенчәлеген саклау мәсьәләләрен өстенлекле юнәлеш итеп куйган. Милли тел, мәктәп, мәдәният, мәгариф үзәкләренә ярдәм күрсәтү программалары алга таба да үстереләчәк" диелгән иде Президент мөрәҗәгатендә.

Магомедсалам Магомедов сүзләренчә, Татарстан социаль-икътисади потенциалы, инновацион технологияләр өлкәсендә лидер булуы белән генә түгел, милләтләр дуслыгы белән дә танылган төбәк.

Россия Дәүләт Думасы рәисе урынбасары Владимир Васильев Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володинның сәламләү сүзләрен җиткерде. "Татарстанда милләтара һәм конфессияара тынычлыкның уникаль тәҗрибәсетупланды. Татарстан халыклары съезды әлеге күпьеллык тәҗрибәне тагын да ныгыта" диелә аның мөрәҗәгатендә.

Дагестан башлыгы Рамазан Абдулатипов съездга буш кул белән килмәгән. Ул Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә "Дагыстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" орденын тапшырды. Аның үзеннән соң булдыклы команда калдыруын билгеләп үтте.

- Әлеге көчле команда иң болгавыр елларда да республика халкының, бөтен Россиянең мәнфәгатьләрен яклый алды. Татарстан халыклары ассамблеясы да уңышлы эшләп килә. Сез үзегезгә булган бөтен ышанычны аклый алдыгыз, сүз кешеләре булуыгызны исбатладыгыз. Шуның белән республикагызны да үстерәсез. Әлеге эшне Минтимер Шәймиев башлады, аны Рөстәм Миңнеханов дәвам итә. Ассамблея җитәкчесе булып нәкъ менә Фәрит Мөхәммәтшинның торуы да мөһим. Татарлар Россияне бизи. Алар Россиянең җитештерү буенча, мәдәни, спорт элитасы булып тора, - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында, Россия Президенты Владимир Путинның съездда катнашучыларга сәламләү сүзе җибәрүе аның милли сәясәт мәсьәләләренә зур игътибар бирүен күрсәтә, дип билгеләп үтте.

- Россия дәүләтенең милли сәясәт стратегиясе кабул ителде, Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык оешты, дәүләт программалары эшләп килә. Татарстанда да милли сәясәт программалары уңышлы эшли. Дини оешмалар да активлык күрсәтә. Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе эшли. Татарстанның көче һәм уникальлеге халыклар дуслыгында, - диде ул.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading