16+

Мәктәп укучысына булышыйк

Татарстанның өлкән сыйныф укучыларына онлайн режимда уку өчен ике мең гаджет таратылачак. Президент Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, әлеге планшетлар күп балалы гаиләләрнең 9 һәм 11 сыйныфта укучы балалары өчен сатып алынган.

Мәктәп укучысына булышыйк

Татарстанның өлкән сыйныф укучыларына онлайн режимда уку өчен ике мең гаджет таратылачак. Президент Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, әлеге планшетлар күп балалы гаиләләрнең 9 һәм 11 сыйныфта укучы балалары өчен сатып алынган.


Казан, Түбән Кама, Алабуга, Тәтеш, Кама Тамагы, Балык Бистәсе, Лаеш һәм башка район мәгариф идарәләре җитәкчеләре 900 дән артык гаджетны инде укучыларның ата-аналарына тапшырганнар. Татарстан Президенты 8 апрель көнне дистанцион укуларда катнашты. Ул республиканың мәктәп укучылары, педагоглар белән аралашты.

Рөстәм Миңнеханов компьютерлары булмаган балаларга сыйныфташлары белән беррәттән онлайн-дәресләрдә укысын өчен 30 миллион сумнан артык 2 мең планшет сатып алу турында карар кабул иткән иде. Планшетлар балаларга 15 апрельгә кадәр тапшырылып бетәчәк. Моңа кадәр  вуз ректорлары 122 планшетны 11 сыйныф укучыларына тапшырганнар иде. Шулай ук 480 мәктәп үзләрендә булган  2 меңнән артык компьютерны ел азагына кадәр  укучыларына вакытлыча кулланырга биреп торды.

Аз керемле гаиләләрдәге балаларны дистанцион укыту өчен мөмкин булган кадәр ярдәмне һәркем кертә ала. Кулланмый торган компьютер, ноутбук, смартфон һәм төрле гаджетларны үз мәктәбегезгә тапшыра аласыз. Бу акциягә инде кушылучы оешмалар бар. Кемдәдер мониторлар, клавиатура, веб-камералар бардыр, шуларны алып килеп балаларга ярдәм күрсәтүдә син дә өлеш керт.
 

Фото:pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading