Медицина объектларын төзекләндерү программасы 2012 елдан бирле эшли. Былтыр Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сырхауханәләрне төзекләндерүгә игътибар бирергә кушты. Беренчел звенога караган биналарны ремонтлау өчен ике ел вакыт билгеләнде. Быел исә сәламәтлек саклау өлкәсендәге 55 объект салырга һәм 7 медицина учреждениесен капиталь төзекләндерергә, өстәмә җиһазландырырга уйлыйлар. Моның өчен дәүләт бюджетыннан 330 миллион сум акча каралган.
Ветеринария объектлары
Илшат Гыймаев әйтүенчә, 2013 елдан авыл җирендә мал-туарларга уңайлы шартлар тудыру, аларны дәвалау, төрле авыруларны кисәтү максатында, ветеринария объектларын төзекләндерү буенча махсус программа эшли башлаган. «2017 елда барлыгы 41 бина төзекләндерелде. Быел исә 50 миллион сумлык 46 объектны яңарту күздә тотыла», – ди Илшат Гыймаев.
Спорт биналары
Министр урынбасары сүзләренчә, спорт мәйданчыклары, чаңгыда шуу базаларына ихтыяҗ зур. Алар кешегә спортка якынрак булырга ярдәм итә. 2013 елдан бирле республикада халыкка файдалы ял итү, сәламәт яшәү, спорт белән шөгыльләнү, күңел ачу өчен универсаль спорт мәйданчыклары төзелә башлады. Программа кысаларында барлыгы 791 спорт мәйданчыгы, 11 модульле чаңгы базасы төзелгән. Быелга исә 97 яңа спорт мәйданчыгы ачылыр дип көтелә. Шулай ук бар уңайлыклары тудырылган, җиһазландырылган 16 чаңгы шуу урыны да барлыкка киләчәк.
Авыл җире өчен заманча бассейннар әле кайчан гына могҗиза булып санала иде. Бүген исә күп районнарда авыл халкы рәхәтләнеп суда йөзә, бассейнда су спорты белән шөгыльләнә ала. Әле күптән түгел генә Президент Рөстәм Миңнеханов республика районнарында җиде бассейн ачты. Тиздән Алексеевскидагы универсаль спорт залын да төзекләндереп бетерәчәкләр.
Мәктәпләр, балалар бакчалары
«Бәләкәч», «Юл картасы», «Торак», «Авыл территорияләрен үстерү»... Әлеге программалар кысаларында барлыгы 30 705 урынга исәпләнгән 203 мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре төзелгән. Балалар бакчасына чират шулай да бар әле. Быел ачылачак 8 объект тагын 1125 балага бакчага бару мөмкинлеге бирәчәк. Югары Ослан районының Түбән Моркваш авылында балалар бакчасы инде әзер. Төзелеш эшләре тагын биш районда, Арча һәм Казанда дәвам итә. 2018-2019 елга 8257 укучыга исәпләнелгән 12 мәктәп ачылыр дип көтелә. «Салават күпере» торак комплексында яшәүчеләр өчен дә күңелле яңалык – быел 1 сентябрьгә анда меңнән артык бала сыйдырышлы яңа мәктәп ачылачак. Моннан тыш, быел барлыгы 28 мәгариф учреждениесе яңартылачак. 94 балалар бакчасы төзекләндереләчәк. Бу максатларда барлыгы 2 476 миллион сум акча каралган. «Быел төзекләндерелеп бетәргә тиешле мәктәпләр яңа уку елына өлгертеләчәк», – дип вәгъдә итте Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының торак-коммуналь хуҗалыгы программаларын эксплуатацияләү һәм гамәлгә ашыру буенча идарә җитәкчесе Айрат Галләмов.
Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар