16+

Мөселманнарга 8 Март бәйрәмен билгеләп үтәргә ярыймы?

Бәйрәм алдыннан еш күтәрелә торган сорау бу. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында Россия һәм Татарстан мөселман хатын-кызлары берләшмәсе рәисе Наилә Җиһаншина әлеге уңайдан үзенең фикерен җиткерде:

Бәйрәм алдыннан еш күтәрелә торган сорау бу. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында Россия һәм Татарстан мөселман хатын-кызлары берләшмәсе рәисе Наилә Җиһаншина әлеге уңайдан үзенең фикерен җиткерде:

– Әлеге сорау еш кына бәхәс уята. Ислам динендә мондый бәйрәм юк, аны билгеләп үтү гөнаһ дип санаучылар да бар. Мөселман ирләре хатын-кызларына 8 мартта гына түгел, көн саен, ел әйләнәсендә чәчәк бүләк итәргә, хөрмәтләргә тиеш диләр. Минем әнисе белән хатынына көн дә чәчәк яки бүләк биргән ир-атны күргәнем юк. Әтиләр көне, Әниләр көне, Балаларны яклау көне, Гаилә көне, 23 февраль, 8 март бәйрәмнәре бар. Аларның барысы да матур, кешеләргә сөенеч бирә, күңелләрен күтәрә торган бәйрәмнәр. Аларны бөтен халык берләшеп билгеләп үтә. Бу да күркәм күренеш түгелмени? Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.): “Сөенечле вакыйгалар булганда, халыкны шатлыктан тыймагыз”, – дигән. Диндә бүләк бирешү хуплана. Бүләк бирешүнең бернинди дә гөнаһы юк. Без мөселманнар Раштуаны яки руслар Корбан бәйрәмен билгеләп үтми бит. Чик дигән нәрсәне барыбыз да белә. Аны кечкенәдән үк белеп үсәбез. Ә бер-беребезне, бәйрәмнәребезне хөрмәт итәбез. Коръәндә: “Сез ул халыкларга карап охшарга тырышсагыз, сез дә шул дәрәҗәгә төшәсез”, – диелә. Монда сүз гөнаһка баткан халыклар, әйтик, аракы булган мәҗлестә утыручылар турында. Алар янында утырырга хакыбыз юк. Аракы эчмәсәң дә, анда утырырга ярамый. Ә шатлык-сөенечтән бизәргә тиеш түгелбез.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эшегез беткэн икэн,баш катырып кына ятмагыз зинхар очен,мэчеткэ жыелып,ашап эчеп,сэдакэ котеп ятмагыз,жшлэгез ,...намазынны тыныч кына оендэ башкар,акыллы затлар ,узлэре генэ белэ,э сез показуха,эстэгэфирулла,эстэгэфирулла,эстэгэфирулла,... ?

    Мөһим

    loading