Ә Мәскәү базары гөр килә. Биредә сатучыларның кайберләре базар сатылу турында ишетмәгән, кемнәрдер бу яңалыкны ышанмыйчарак кабул итә, ә икенче берәүләрнең бу хакта, гомумән, ишетәсе килми.
- Ике елдан бирле саталар инде бу базарны, бу хакта ишетеп арыдык. Сатсалар нишлисең, китәсең, башка урын эзлисең. Миңа инде барыбер. Көчле эшмәкәрләр китеп бетте инде моннан, әллә безне көрәп акча ала, рәхәтлектән эшли дип уйлыйсызмы? Аена шушы 8 квадрат метр мәйдан өчен 18 мең аренда акчасы гына түлим мин,-ди баш киемнәре сатучы шәхси эшмәкәр Әхтәм абый.
Света исә инде 20 ел базарларда балык сата. Кышкы суык, җәйге челлә дә куркытмый аны.
- Әгәр базар ябыла калса, күпме кеше эш урынсыз кала дигән сүз. Безнең төп сатып алучыларыбыз пенсионерлар, алар нишләр? Көн саен сыйфатлы продукт тәкъдим итәбез, бәяләр дә арзан. Берүк яңа хуҗа базарны калдырсын иде,-ди Света.
Лариса исә базарга якын яшәгәнгә дә биредән китәргә теләми. Хәтта ябык базарлардагы уңайлыклар да, урамда басып сату итүне алыштырмый икән.
- Монда ияләнгән, үз клиентларыбыз бар, базар безгә бик кирәк,-ди ул.
Мәскәү базарына яңа хуҗа табылырмы, ул кем кулына күчәр, алга таба да ул базар булып калырмы? Монысын вакыт күрсәтер. Ә мин килгәндә Мәскәү базарында яңа елга әзерләнәләр, бина түбәсендә чыршы бизиләр иде.
Мәдинә Маликова, язучы:
- Әлбәттә, кирәк. Мин үзем дә еш кына «Адоратский» базарына киләм. Базардан киенәм, чөнки безнең пенсия әллә ни зур түгел, күпчелек халыкныкы кебек инде. Шуңа да базар кулай. Анда бит салым, аренда түләүләре азрак булгач, товарларны да очсызрактан сату мөмкинлеге бар. Базарда күңел күтәрелә, андагы товарларның күплегенә, сайлап алу мөмкинлегенә сөенәсең. Кием‑салым да сыйфатсыз түгел. Базарсыз тормыш булмый инде. Алга киткән чит илләрдә дә бар бит ул базарлар.
Диләрә Иләлетдинова, җырчы:
- Базардан киенгәнем юк анысы. Урамда уңайлыклар булмаганга, сыйфатлырак кием кирәк булганга да күбрәк кибеткә йөрим. Ә менә продуктлар алу өчен үзебездән ерак булмаган «Роддом» тукталышы тирәсендәге сәүдә рәтләренә киләм. Монда әйбер арзанрак.
Асия Гаффарова, газета укучыбыз:
- Дөресен генә әйткәндә, хәзер базар белән кибеттә бәяләр тигезләште. Киресенчә, кайбер әйберләрне акция, ташлама дип, кибеттән арзангаракка да алып була. Аннары базарныкы базарныкы инде. Йә бер җире сүтелә, йә икенче урыны тишелә. Шәһәр уртасында ачык базарлар кирәкмидер дә бәлки. Сатучыларның үзләренә дә кышкы көннәрдә салкында, ачыкта басып тору рәхәт түгелдер. Ябык, заманча, җылытылган сәүдә үзәкләре кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар