Мәскәүне узып киттек...
Көзге салкын көннәр булуга карамастан, Казан Кирмәне, Кол Шәриф мәчете тирәсендә, Бауман урамында төрле телдә аралашучы төркем-төркем туристлар агымы кимеми. Ял көннәрендә халык тагын да арта.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Көзге салкын көннәр булуга карамастан, Казан Кирмәне, Кол Шәриф мәчете тирәсендә, Бауман урамында төрле телдә аралашучы төркем-төркем туристлар агымы кимеми. Ял көннәрендә халык тагын да арта.
Быел Татарстан туристлар агымы буенча, Россия башкаласы Мәскәүне дә узып китеп, икенче урынга күтәрелгән. Туристлар Санкт-Петербугта дүрт көнгә туктаса, Казан буйлап сәяхәт итү өчен өч көннәрен багышлый икән.
Татарстан Республикасының Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов фикеренчә, туристлар агымының артуы республиканың ял һәм сәяхәт итү өчен уңай җирдә урнашуы белән аңлатыла:
- Татарстан кебек тарихи, табигый туристик зоналарга бай төбәкләр Россиядә юк диярлек. Без заманча туристик инфраструктура белән дә алдырабыз. Ә республикада Кама белән Идел кебек ике зур һәм гүзәл елга булуы туристлар җәлеп итү өчен безнең төбәккә тагын бер плюс кына, - ди ул.
Туристлар өч төркемгә бүленә: комлыкта ял итергә яратучылар; эшлекле очрашуларга килүчеләр; мәдәни үзәкләр һәм тарихи инфраструктуралар белән кызыксынучылар. Казан шуларның өченче төркемен җәлеп итә икән.
Дөрес, Сергей Иванов белдергәнчә, Казан турында чит илләрдә ишетеп белсәләр дә, туристлар өчен кай ягы белән кызык икәнен, анда ничек ял итеп булганын белеп бетермиләр әле.
- Бездә әлегә коммуникация аксый. Күпләр башкалардан ишетеп, төрле чаралар аша Казанның тарихи шәһәр, сәяхәт итү өчен кулай булуын белә. Ләкин туристлык агентлыкларының чит илләрдә Казан турында тиешле һәм күбрәк мәгълүмат таратуы әлегә юк дәрәҗәсендә, - диде Сергей Иванов.
Республикасының Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе фикеренчә, бу проблеманы 22-23 октябрь көннәрендә Казанда уздырылачак "Киләчәккә ориентир" дигән III Халыкара туристлык форумы хәл итергә тиеш. Россия Мәдәният министрлыгы, Туризм буенча Федераль Агентлык, Татарстан хакимияте һәм Бөтендөнья Давосск коммуникация форумы тарафыннан үткәрелгән форумның быелгы темасы нәкъ менә коммуникацияләргә юнәлтеләчәк. Быелгы форум "Яңа мәгълүмати киңлектә туризмның глобаль индустриясе» дигән шигарь астында узачак.
Чара дәвамында Казан Россиянең һәм чит илләрнең иң яхшы туристлык һәм IT оешмалары вәкилләрен, экспектлар, аналитикларны кабул итәчәк. Очрашуның төп максаты - фикер алу, тәҗрибә уртаклашу, туризм өлкәсендәге проблемаларны чишкәндә бердәм фикергә килүдә дискуссия мәйданчыгы булдыру.
Форум беренче тапкыр 2011 елда оештырыла, алга таба аны ике елга бер үткәрергә дигән карарга киләләр. Шушы вакыт чарага яхшылап һәм нәтиҗәлерәк әзерләнергә, соңгы елларда туристик өлкәсендә булган төп проблемаларны, актуаль мәсьәләләрне билгеләргә ярдәм итәчәк, ди форумны оештыручылар.
Быел форумда Россия төбәкләреннән тыш, Татарстан да (Чистай, Алабуга, Болгар, Зөя утрау-шәһәрчеге) актив катнашачак.
Туристлык бизнесы белән турыдан-туры шөгыльләнүче 600гә якын форум кунаклары Казан буйлап сәяхәт итәргә дә өлгерәчәк. Моны исә алдагы елларда Казан урамнары буйлап атлаучы туристлар санын арттырырга тагын бер зур мөмкинлек дип юрыйк.
Фото: http://postrussia.info
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Җәмгыять
Дару өчен компенсацияне ничек рәсмиләштерергә?
-
#Кыскача яңалыклар
«Кызым чак кына агуланмады...»: җырчы Рәфис Кәлимуллин киңәш сорый
-
#Кыскача яңалыклар
Кинорежиссер Александр Далматов һәм актриса Гөлшат Әбделманова өйләнештеләр
-
#Шоу-бизнес
“Күп булса – ялыктыра, аз булса – җитми кала”, яки “Супер хитлар” концертына рәхим итегез!
-
#Төрлесе
Сепаратка сөт калдырган идем... Тәрәзләр дә әле юмаган... Кичке ашка нәрсә пешерим икән...
Комментарийлар