Машина йөртүчеләр, транспорт чарасын идарә итү стажына һәм яшенә карап, элеккеге 4 урынына 58 категориягә бүленә. Категорияләргә бүлүдә исәпкә алынган нечкәлекләр: яшь, стаж, авариясез йөрү, авариягә юлыгу, двигательнең куәте, транспорт чарасын ел давамында яки сезонлы идарә итү һәм башка шартлар.
Транспорт чарасын идарә итү стажы 2 елга кадәр булган 16-21 яшьлек машина йөртүчеләргә максималь коэффициент 1,8дән 1,87гә кадәр артты. «Мультидрайв» полислары өчен дә коэффициент 1,87гә кадәр күтәрелде, бу полиста машина йөртүгә рөхсәт ителгән кешеләр саны чикләнелми.
Яңа күрсәтмәдә стаж һәм яшь өчен ташламалар каралган. Иң зурысы – 7 процент (0,93 коэффициентына туры килә), ул 6 ел һәм аннан күбрәк стажы булган 59 яшьтәге һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге машина йөртүчеләргә генә билгеләнә.
Комментарийлар