Казанда бер алдакчы, Президент аппаратында эшкә урнаштырырга вәгъдә биреп, бер эшмәкәрдән дүрт миллион сум акча сораган. Ә үзен исә югары урында эшләүче түрә дип таныштырган.
ТР Президенты Аппаратында һәм Министрлар Кабинетында билгеле бер күләмдәге акчага югары вазифалар тәкъдим итүче әлеге адәм чынлыкта пенсионер булып чыккан һәм ул беркайчан да хөкүмәт структураларында эшләмәгән.
2010 елда ук ул бер эшмәкәргә 4 миллион сумга Президент ярдәмчесе итеп урнаштырам дип вәгъдә бирә, эшмәкәр, моңа ризалашып, 1 миллион 200 мең сум акчасын биреп тә куя. Калганын шул эшкә урнашу турындагы кирәкле документлар ясалганнан һәм шуңа кагылышлы карар чыкканнан соң бирергә була. 12 мартта инде ул эшмәкәргә «кадрлар резервы» исемлегенә кертелдең дип хәбәр итә. Бу сөенечле яңалык өчен аннан тиз арада тагын 2 миллион сум акча сорый. Бәхетсезлегенә, шул акчаны алганда инде тоткарлана да. Акчадан кала пенсионердан аның «башкарган вазифасын раслаучы» визит карточкасы һәм вәгъдә ителгән ялган карар да алына. Хокук сакчылары аңа карата җинаять эше ачкан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар