16+

Республиканың биш районы туристик үзәккә әйләнәчәк

Республикабыз күп кенә күрсәткечләр буенча Россиядә лидерлар рәтендә санала.

Республиканың биш районы туристик үзәккә әйләнәчәк

Республикабыз күп кенә күрсәткечләр буенча Россиядә лидерлар рәтендә санала.

Туризм өлкәсендә дә алдынгы төбәк буларак танылу өчен Татарстанда «Стратегия - 2030" дәүләт программасы кысаларында "Пять ветров" программасы гамәлгә ашырыла башлады. Проект нигезендә, республиканың биш районы: Кама Тамагы, Югары Ослан, Балык Бистәсе, Болгар һәм Свияжскта туризм кластерлары урнашачак. Свияжскта туризмны үстерү буенча әлеге программа кысаларында федераль бюджеттан акча бүлеп бирелгән дә инде. Калган дүрт районга ярдәм итү йөзеннән ике банк ярдәм итәргә әзер. «Сбербанк России» акционерлык җәмгыятенең «Татарстан Банкы» бүлеге, «Россельхозбанк»ның безнең төбәктәге филиалы инвесторлар белән хезмәттәшлек итәргә, кредитлар бирергә риза булуын белдергән.

Туристик кластерларның үзләренә килгәндә, барысы да заманча, матур, туристлары җәлеп итәрдәй булырга ошаган. Әйтик, Югары Осланда кунакларны төрле мунчалар, яхт-клублар, агротуризм белән кызыктырмакчылар. Кама Тамагында балык тоту буенча туристик комплекс булдырырга уйлыйлар. Шул уңайдан, 60 балыкчы йорты салу күздә тотыла. Балык Бистәсе балалы кешеләргә, гаилә белән ял итү өчен кулай урын булачак. Биредә балалар өчен сәламәтләндерү лагере төзергә, гаилә белән ял итү өчен 30 кунак йорты салдырырга уйлыйлар. Болгарда исә тыюлык белән янәшәдә этнографик туристик комплекс урнашачак.

Әлеге кластерларны төзү эшләре 2016 елда ук башланыр дип көтелә. Туристлар исә 2017 елда "Пять ветров" программсы буенча республикада ял итә алачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading