Рөхсәтсез чүплекләргә юл куймыйк!
Башкала мэры Илсур Метшин шәһәр территориясендә рөхсәтсез урыннарда барлыкка китерелгән чүплекләрне 15 июньгә тулысынча бетерү бурычы йөкләде.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Башкала мэры Илсур Метшин шәһәр территориясендә рөхсәтсез урыннарда барлыкка китерелгән чүплекләрне 15 июньгә тулысынча бетерү бурычы йөкләде.
Шәһәр хакимиятендә узган киңәшмәдә республика Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының үзәк территориаль идарәсе җитәкчесе Илһам Сабиров биргән мәгълүматларга караганда, 243 чүплекнең 163е инде юк ителгән. Экология министрлыгы белән «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы тарафыннан оештырылган чираттагы рейдларда Авиатөзелеш районының Северный бистәсе тикшерелде. «Чистарту эшләре бара. Бирегә шәһәрдән дә чүп китереп бушаталар. Бистә халкының да күз-колак булуы кирәк», - диде район хакимиятенең тышкы төзекләндерү бүлеге җитәкчесе Рөстәм Хәмитов.
Үзәк территориаль идарәнең бүлек җитәкчесе Рифкать Хуҗиев Мәскәү районын үрнәк итеп куйды. «Рөхсәтсез урыннардагы чүплекләрне без апрель аенда ук бетердек. Чисталык таләпләрен үтәмәгән юридик һәм физик затларга 5 миллион сум штраф салынды», - дип хисап бирде әлеге район хакимияте башлыгы урынбасары Марат Усманов. Рифкать Хуҗиев санитар чистарту икеайлыгына беренчел нәтиҗәләр ясап: «Казанда санитар чистартуда колачлы эшләр башкарылды. Ләкин чүп-чар ул күченеп йөрүчән. Бер урынны чистартасың, икенче урынга бушатып китәләр. Уртак тырышлык белән, шушы хәлгә юл куймыйсы иде», - диде.
Рөхсәтсез урыннарда чүплекләрне яки чүп түгүчеләрне күргән очракта, түбәндәге «кайнар элемтә» телефоннары аша хәбәр бирергә мөмкин. Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы: 267-68-87; шәһәрнең административ-техник инспекциясе: 222-08-08.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
Резидә Шәрәфиева белән хушлашу вакыты һәм урыны билгеле
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева вафат
-
#Спорт
Бөтенроссия мөселман балалары Сабан туеның көрәш батырлары билгеле
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанда илкүләм проект буенча 2025 ел азагына 159 база станциясе урнаштырылачак
-
#Мәгариф
Атнага бер сәгать белән балаларыбызга туган телне ничек укытырга?
Комментарийлар