Колхоз базарында ике урында срогы чыккан продуктлар сатыла. Ике ел элек срогы чыккан "Птичье молоко" кәнфитенең бер кабы 25 сум, тушенка, консервалар 50 сум, кетчуп 30 сум, өч банка ярты литрлы тозлы кыярны 100 сумга бирәләр. Бер ноктада бәяләр аеруча арзан, халык чират торып ала. Бер әби кәнфит, печеньелар сатып алды. Ике ел йөрим монда, товарлары бик арзан, сыйфаты да куркыныч түгел, ди. Аның сүзләренә сатучы да кушылды, хәзер бөтен кеше ипотека, кредит түли, ашарга акчасы җитми, продуктларны бездән килеп алып китәләр, дип куйды ул. Чиратта торган абзый:
– Күршемнең улы өйдә тавыш чыгарган, өйдә ашарга колбаса да юк, дип. Колхоз базары тирәсендә йөрисең, срогы чыккан ризыклар сата торган ларектан алып кайтып бир әле, дип керде шул күршем. Чынлап әйткәндә, өйдә дә яраклылык вакыты чыктымы икән дип карап утырмыйм мин колбасаны, – ди аныс да.
– Кибеттә дә сыйфатлысын сатмыйлар инде аның, – дип сүз кыстырып куйды яңа чират алган бер ир-ат.
Сатучының сүзләренә караганда, ашарга яраклы вакыты чыккан продуктларны кибетләр Портовая урамындагы складка китерә икән, ә аннан ларек хуҗалары арзан бәягә сатып ала. Бик төпченеп сораша башлагач, мин хуҗа түгел, дип, башка сөйләшергә теләмәде ул.
Бүре дә тук, сарык та исән
Югары Ослан фермеры Мурат Сиразин атнага бер тапкыр Казан базарларын һәм берничә кибеткә барып, срогы чыккан ризыкларын алып кайтып китә. Бер алып кайтканда, ике тоннага җыела ди. Ул аларны пешереп, термик эшкәртеп, терлекләренә ашата.
– Мин кибет хуҗаларына ул продуктларны утильләштерәм, ягъни пешереп терлекләргә ашатам дигән белешмә бирәм. Миңа да файда, аларга да файда. Бердән, яраклылык вакыты чыккан ризыкларын утильләштерү өчен лицензия сатып алырга кирәк, ул кыйммәт тора. Мин белешмә биреп, продуктларын алып киткәч, аны сатып алуның кирәге юк. Аннары чүпне чүплеккә озату өчен машинага талон сатып алалар. Анысы өчен дә түләргә кирәк булып чыга. Иң мөһиме – табигатебезне саклап калабыз. Һәр кибеткә берәр фермер беркетеп, минем тәҗрибә кулланылса, барыбыз өчен дә шәп булачак. Кем әйтмешли, бүре дә тук, сарык та исән.
Мурат абыйны айга берничә тапкыр ветеринария күзәтчелегеннән килеп, продуктларны чынлап та пешереп ашатамы икәнлеген тикшереп китәләр икән.
"Шикәрләнгән бал бирәм"
Законы булмаса да, Мәскәү белән Петербургта фудшеринг хәрәкәте киң колач җәя. Әлеге шәһәрләрдә ризык бүлү белән шөгыльләнүче волонтер-активистлар үз сайтларын да булдырганнар. Социаль челтәрләрдә дә актив алар. Бу хәрәкәтнең исеме дә бар – фудшеринг. 2012 елда Германиядә активистлар төркеме Foodsharing.de (food – ризык, sharing – бүлешү) дигән сайт булдырган. Аның аша кайда артык ризык ятуын белеп була. Кирәкле кешеләргә аны биреп тә җибәрәләр. Әлеге системаның максаты – ризыкны чүплеккә чыгарып атудан саклау. Мохтаҗ кешеләргә ул җан асрау өчен дә кирәк. Германиядә артык ризыкны күбесенчә оешмалар бирә икән. Пекарнялар сатылмаган ипине, отель-рестораннар, супермаркетлар яраклылык вакыты чыгып барган продуктларны бирә.
Франциядә исә кибет мәйданы 400 кв метрдан артып китсә, хәйрия оешмалары белән килешү төзеп, сатылмаган продуктны бушка бирергә тиеш икән.
Интернеттан эзләнә торгач, социаль челтәрдә "Фудшеринг. Отдам даром еду. Челны" дигән төркем барлыгы да ачыкланды. "Суыткычта туңдырылган помидор белән борыч", "яраклылык вакыты чыккан, тиз әзерләнә торган ботка", "өч литр белән шикәрләнгән бал", "кайнатма бирәм" дигән хәбәрләр астына кайдан барып алырга мөмкин булуы турында кызыксынучылар бар. Димәк, халык битараф түгел һәм аларга ихтыяҗ да бар. Фудшеринг төркемен оештыручыларның максаты исә – ризыкны чүплектән коткару.
Чүплектә казынучылар
Кайберәүләр китереп биргәнне көтми, үзләре чүплектән казынып табып ала. Мондый кешеләрне фриган дип атыйлар икән. Социаль челтәрләрдә аларның төркемнәре дә бар. Шуларның берсендә Киров шәһәрендә туып, хәзер Мәскәүдә яшәүче 25 яшьлек Руслан Пельменный турындагы язмага тап булдым. Руслан өчен фриганизм ризык, кием, башка әйберләрне чүплектән саклап калу икән. Аның фикеренчә, кешегә күпме җитә, шуның кадәр генә ресурс җитештерелергә тиеш. Бернәрсә дә чүплеккә озатылырга тиеш түгел. Баштарак яшүсмер егет чүплектән үзенә кызык булган диск, кассета, значок ише әйберләр генә җыйган. Газлы су, киптерелгән бәрәңгеләргә соңрак кына игътибар итә башлаган. Бала вакыттагы эзләнү процессы аңа ауга чыгу яки балыкка бару кебек ошап китә. Русланның әйтүенчә, контейнерларда эшли торган телефоннар да, ноутбук та табып алырга була. Киемнәрнең дә биркалары белән чыгарып ташланганнарына тап була икән. Русланның сүзләренчә, супермаркетлардагы продуктларның 30 проценты чүплеккә чыга. Чүплек дигәннән, соңгы вакытта Мәскәү белән Санкт-Петербургта чүплектә казынучыларның саны арта бара, ди ул. Моны алар ашарга булмаудан түгел, ризыкны юк итүгә юл куймау белән аңлата.
Света Шальнова дигән кыз да фриган булуын яшерми. Күршедәге азык-төлек сатыла торган кибет өчен куелган контейнердан пакет тулы ризыклар алып керә. Бервакыт кыздырылган тугыз тавык алып кергәнем дә булды дип яза ул. Суган, кишер, бәрәңгеләрне дә кг лап ташый. 50 кг авырлыкта идем, чүплектән кергән ризык белән 75 кг га тазардым, дип тә шаяртырга онытмаган ул.
Барыбер ашап бетерә алмыйсың
«Барысы да кертелгән» системасы буенча эшләүче Төркия кунакханәләре дә бик күп ризыкның сарыф ителүенә борчыла башлаган. Белгәнегезчә, анда ризыкны күпме телисең, ниндиен ашыйсың килә – бөтенесен дә тәлинкәләргә төяп алып китеп ашарга була. Халык ач булмаса да, әле теге ризыкка, әле монысына күзе төшеп, тәлинкәсенә күпме ризык тутырганын да белештермиләр. Аның күбесе ашалмыйча исраф кала. Шуңа да туристларга ризыкны ашап бетерә алган кадәр генә алырга киңәш итәчәкләр. Проект инициаторы Али Акгун сүзләренчә, Антальяда ял иткән вакытта ул туристларның тәлинкәләрдә ашалып бетмәгән әллә никадәр ризык калдыруын күреп шаккаткан. «Төркиядә азык-төлек калдыклары проблемасы бик кискен тора: ел саен илдә 18 миллион җиләк-җимеш һәм яшелчә, 4,9 миллион ипи чүплеккә ыргытыла. Аларның гомуми бәясе 214 миллиард лира тәшкил итә», – дип белдерәләр Россия Туроператорлар ассоциациясендә.
Оренбургта инновацияле проект эшли башлаган. Бозылган ризыклар белән тирестән машина ягулыгы ясыйлар анда. Кибетләрдән китерелгән ризык белән тиресне махсус контейнерга тутыралар һәм метан барлыкка китерә торган бактерия кушалар. Соңгысы тирес белән ризыкны черетеп, биогаз бүлеп чыгара. Аны чистартып, чиста метан – ягулык алалар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Дилбәр Гарифуллина
Комментарийлар