Бүген Иннополис университетында магистратура тәмамлаучыларга дипломнар тапшыру тантанасы булды. Татарстан лидеры матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров катнашты.
Быел 28 кеше диплом алды. Күптән көтелгән вакыйга белән магистрантларны котлаган вуз ректоры Александр Тормасов, Иннополис университетында алынган белем алга...
Бүген Иннополис университетында магистратура тәмамлаучыларга дипломнар тапшыру тантанасы булды. Татарстан лидеры матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров катнашты.
Быел 28 кеше диплом алды. Күптән көтелгән вакыйга белән магистрантларны котлаган вуз ректоры Александр Тормасов, Иннополис университетында алынган белем алга таба хезмәт баскычларыннан күтәрелгәндә яхшы база булачак, дип басым ясап әйтте. "Университет - күп еллар үткәч тә кире әйләнеп кайтырга ярашлы шәп урын. Без, үз чиратыбызда, сезнең белән элемтәләрне югалтмастан, булдыра алаган кадәр ярдәм итеп торачакбыз", - диде ул.
Хәзерге вакытта университет Россия югары уку йортлары рейтингында әйдәп баручылардан санала, диде Рөстәм Миңнеханов. Монда әлеге проектның идеологлары булган кешеләрнең, укытучылар һәм барлык партнерларның өлеше бик зур. "Ләкин бүген иң мөһиме белемнәр һәм үсештәге инфраструктура гына түгел. Монда билгеләүче роле - укуын тәмамлап чыгучыларда. Сез үзегезнең нәтиҗәләрегез, фәнни тикшеренүләрегез, уңышлы проектларыгыз һәм карьерадагы казанышларыгыз белән шушы университетның топ-дәрәҗәдә икәнен расларга тиешсез", - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов Россия Хөкүмәте адресына һәм шәхсән Николай Никифоровка киләчәк шәһәрен булдыруда актив ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. "Бу зур федераль проект, һәм ул уңышлы булырга тиеш", - дип басым ясап әйтте ул.
Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры игътибар иткәнчә, Иннополис университетында быел укучылар саны 2 тапкырга диярлек арткан. Аның сүзләренчә, вузда абитуриентларны сайлап алу буенча җитди эш бара. Аерым алганда, БДИ буенча уртача нәтиҗә кимендә 85 балл булырга тиеш.
"Иннополис" Россия университетларының топ-10лыгына кергән. Яшьләрне әзерләүнең нинди дәрәҗәдә югары булуын күрсәтә бу. Россия Федерациясе һәм Татарстан җитәкчелекләре тарафыннан ярдәм булмаса, боларның берсенә дә ирешә алмас идек", - дип билгеләп үтте Н.Никифоров.
Искәртеп үтик: моннан 4 ел чамасы элек Дмитрий Медведев белән Рөстәм Миңнеханов шушы урында төзеләчәк киләчәк шәһәре нигезенә беренче ташны салган иделәр. "Хәзер инде моның тирә-ягында япан кыр булуын күз алдына китерүе авыр. Ә бүген инде яңа университет кампусын тәмамлаучыларның икенче командасын котлыйбыз", - дип өстәде министр.
tatar-inform.ru
Комментарийлар