Ниһаять, ул көн килеп җитте! Иртәгә Сочида рәсми рәвештә XXII Олимпия уеннары старт ала. Ә сноуборд, фристайл, фигуралы шуу осталары инде бүген үк көрәш башлый. Сочидагы уеннар безнең өчен Россия җирлегендә узучы тәүге ак Олимпиада булуы белән дә кадерле. Гаҗәп тә, кызык та: бездәге Олимпиадалар 22ле санын ярата бугай. 1980...
Быелгы ак Олимпиада, иң кыйммәтле уеннар булу өстенә, катнашучылар саны һәм географиясе, спорт дисциплиналары саны, уйнатылачак медальләр комплектлары белән дә узганнарыннан аерылып торачак. Бу юлы 15 спорт төре буенча медальләрнең 98 комплекты уйнатылачак. 23 февральгә кадәр узачак ярышларда 90га якын ил спортчылары катнаша. Алар арасында бу юлы Тонга, Зимбабве кебек экзотик илләр вәкилләрен дә очратып булачак. Россия җыелма командасы үзебездәге уеннарга рекордлы сандагы - 223 уенчыдан торган состав тәкъдим итә. Шуларның яртысыннан артыгы өчен бу - карьераларындагы беренче Олимпия уеннары. Безнең олимпиячеләрнең уртача яше, Ванкувер белән чагыштырганда, 4 яшькә яшәрде (22,5 яшь). Сочида ил җыелма командасы данын Татарстаннан да 8 спортчы яклый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар