Рөстәм Миңнеханов: «Бүгенге шартларда безгә югары бәяле товарлар экспортына күчәргә кирәк»
Татарстан Республикасы Идел буе федераль округында тышкы сәүдә әйләнеше күләме буенча алдынгы рәттә булса да, 2015 елгы нәтиҗәләр сөенерлек түгел.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Татарстан Республикасы Идел буе федераль округында тышкы сәүдә әйләнеше күләме буенча алдынгы рәттә булса да, 2015 елгы нәтиҗәләр сөенерлек түгел.
Былтыргы күрсәткечләр буенча, товар экспорты 37,4 процентка кимегән. Республикадан читтә безнең эре предприятиеләр җитештергән товарларны танысалар да, урта һәм кече эшмәкәрлек эшчәнлеге Татарстан белән генә чикләнә. Алар продукцияләрен чит илгә чыгарырга ашыкмый. Министрлар кабинетында узган икътисади совет утырышында шул мәсьәлә хакында фикер алыштылар.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзебездә җитештерелгән товарларның чит илгә бик аз таралуына канәгатьсезлек белдерде.
Республика товарлары экспорты структурасында 72 процентны нефть һәм нефть продуктлары алып тора.
- Нефтькә бәяләр түбән булганда, чимал белән генә сәүдә итү икътисади үсешне тәэмин итә алмый. Бүгенге шартларда безгә югары бәяле товарлар экспортына күчәргә кирәк, - дип искәртте Президент һәм бу өлкәдә ТАНЕКО белән ТАИФ-НК оешмаларына өмет баглавын әйтте.
Утырышта Татарстанның Россия төбәкләрендәге, чит илләрдәге вәкаләтле вәкиллекләренә дә "эләкте". Чит илләр белән элемтәләр мактанырлык түгел.
- Кем күбрәк гаепле? Ике як та, мөгаен. Читтә республикабыздан вәкаләтле вәкилләр бар. Тик алар белән элемтәләр җайланып бетмәгән, системалы эш күрмим әлегә, начар эшлибез, - дип тәнкыйтьләде Президент.
Татарстанның Төркия, Кытай, Чехия белән элемтәләре җайга салынган, республика товарларын чит илләргә чыгару процессында Татарстанның эре предприятиеләре генә түгел, ә урта һәм кече бизнес вәкилләре дә актив катнашырга тиеш, дип басым ясалды.
- Бөтен дөньяда кече һәм урта эшмәкәрлек предприятеләре киң эшчәнлек җәйгән. Ә бездә бары эре оешмаларны гына күрергә була: Вертолет заводы, КАМАЗ, «Татнефть», ТАИФ. Югыйсә, безнең мөмкинлекләр бик зур, - дип өстәде ул.
Татарстандагы кече һәм урта эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр чынлап та читкә чыгарга ашыкмый. Күбесе үзләре җитештергән продукция белән Татарстанны тәэмин итә алсалар, шуңа риза. Республикадагы 1200гә якын оешма арасында уздырылган сораштыру нәтиҗәләре буенча, 81 проценты экспорт белән бөтенләй шөгыльләнми икән. Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов әйтүенчә, республикада 450 дән артык оешма товарны экспортка чыгара. Әмма, бары 50сенең генә еллык товар әйләнеше 1 миллион долларны тәшкил итә. Бу бик түбән күрсәткеч.
Утырышта Казахстан, Белоруссиягә "Форд" машиналары озата башлаган Ford-Sollers оешмасы, эскпортны 20 тапкырга арттырган "Алнас" насос заводы үрнәк итеп куелды. Президент башка оешмаларның да "хәлен белеште". Әйтик, «Данафлекс» ябык акционерлык җәмгыяте экспорт өлкәсендә Англия, Франциядә чит ил белгечләрен яллаганнар. Товарлары читкә чыга башлаган, беренче уңышлары сөендерә. «Татспиртпром» да "кая мөмкин, шунда бара".
Кече һәм урта эшмәкәрлеккә экспорт өлкәсендә ярдәм итү мәсьәләләре дә каралды. КАМАЗ, Вертолет заводы кебек эре оешмаларның тышкы сәүдә бүлеге белгечләренә семинарлар уздыру йөкләнде, экспортны үстерү буенча махсус программа Татарстанның 2030нчы елга кадәр исәпләнгән стратегиясенә кертелгәнлеге дә әйтелде.
Элек эшмәкәр үз товарын чит илгә чыгарганда, "Экспортерны тикшер" дигән программа аша узып, экспорт килешүен тапшырырга тиеш булган. Күпләрне бу процесс куркыткан. Хәзер исә экспортка чыгарга теләүчеләрдән мондый килешүне таләп итмәячәкләр.
Республикадан чит илгә чыгарылган cәнәгать продуктлары арасында иң күбе - каучук һәм пластмасса. Авыл хуҗалыгы продукцияләрен җитештерү өлкәсендә дә читкә чыгарырлык сыйфатлы товарларыбыз җитәрлек, ләбаса.
- Хәләл продукциясе программасында безнең республика товарлары күп кенә базарларда тәкъдим ителә ала. Бу өлкәдә безнең мөминлекләр зур, диде Рөстәм Миңнеханов. Якын киләчәктә Фарсы Култыгы илләренә үзебездә җитештерелгән куян ите чыгарырга ниятлиләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Җәмгыять
Күрше хисабына яшәү дөрес әйбер булмас...
-
#Кыскача яңалыклар
Торак инспекцияcенә кайчан мөрәҗәгать итәргә кирәк?
-
#Мәгариф
Авыл мәктәбе шәһәрнекеннән киммени? Сөмбел Хисамиева – 200 балл иясе
-
#Җәмгыять
Миңнеханов Москальковага “Дуслык” ордены тапшырды
-
#Спорт
Азат Габдрәшитов: «Атнаның 7 көненең 6сы тренировкалар белән уза. Ялга 1 генә көн кала...»
Комментарийлар