16+

Рөстәм Миңнеханов кукмаралыларны сөт җитештерүдәге уңышлары белән котлады

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кукмара районы халкына сөт җитештерүдәге уңышлары өчен рәхмәт белдерде.

Рөстәм Миңнеханов кукмаралыларны сөт җитештерүдәге уңышлары белән котлады

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кукмара районы халкына сөт җитештерүдәге уңышлары өчен рәхмәт белдерде.

Президентның Кукмара районында мөгезле эре терлекчелекнең күп еллык традицияләргә игътибар итеп, савымны арттыра алуларын хуплавы хакында хәбәр итә Татарстан Президенты Матбугат хезмәте.

Әлеге уңайдан Рөстәм Миңнеханов Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Дмитриевка телеграмма да юллган.

"Татарстан районнары арасында тарихта беренче мәртәбә Кукмара халкы көндәлек тырыш хезмәтләре нәтиҗәсендә тәүлеклек савымның 200 тоннага җитүенә ирешә алды. Бу вакыйга Татарстан сөт терлекчелеге тарихында яңа битне ача һәм республика авыллары халкына үрнәк булып тора.

Сөт җитештерүдә күпьеллык тәҗрибәләре булган авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре район терлекчелеге үсешенә гаять зур өлеш кертәләр. "Урал" АХҖК көн саен 56 мең тонна сөт сава (былтыргыга караганда 11 тоннага артык), "Вахитов ис." АХҖК - 43,5 тонна (6 тоннага арткан), Әсәнбаш "Сөт иле" ҖЧҖ - 27 тоннага җиткергән. Җитештерүне шулай ук "Тукай" АФ ҖЧҖ һәм "Восток" ҖЧҖ арттырыга исәпли.

Хөрмәтле Сергей Дмитриевич, кадерле Кукмара муниципаль районы халкы! Туган республикагыз иминлегенә нәтиҗәле хезмәтегез, Татарстан агросәнәгать комплексы үсешенә лаеклы өлеш кертүегез өчен ихлас күңелдән рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Сезгә сәламәтлек, иминлек һәм зур уңышларга ирешүегезне телим!" - диелә котлауда.


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading