С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Татарстан Президенты инаугурациясе тантанасы узды.
Скопировать ссылку
С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Татарстан Президенты инаугурациясе тантанасы узды.
Чараны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ачты. Парламент спикеры 13 сентябрь көнне узган сайлауларда Рөстәм Миңнеханов өчен халыкның 94,4 проценты тавыш бирүен искә алып үтте. Аннары залга Россия һәм Татарстан дәүләт флаглары, шулай ук Президент штандарты кертелде һәм Рөстәм Миңнеханов, Конституциягә кулын куеп, ант текстын әйтте:
- Татарстан Республикасы халкына тугры хезмәт итәргә, гражданнар хокукларын һәм ирекләрен, Татарстан Дәүләт суверенитетын тәэмин итәргә, Россия Федерациясе Конституциясен, Татарстан Республикасы Конституциясен һәм Татарстан Республикасы законнарын үтәргә, миңа йөкләнгән Татарстан Республикасы Президенты югары вазифаларын намуслы башкарырга тантаналы төстә ант итәм, - диде ул.
Соңыннан Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгырады. Рөстәм Миңнехановны Татарстан Президенты вазифаларына керешүе белән Россия Президенты Владимир Путин котлады. Котлау текстын Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич укыды.
Комментарийлар