Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Ураза бәйрәме белән котлый
17 июля 2015,
05:11
Уку өчен 2 минут
1042
0
0
Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов республика халкын Ураза гаете белән котлады.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку

Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов республика халкын Ураза гаете белән котлады.
«Хөрмәтле Татарстан мөселманнары!
Сезне чын йөрәктән Ураза бәйрәме белән котлыйм! Әлеге бөек тантана рухи чисталык, яхшы күңеллелек һәм шәфкатьлелек символы булган изге Рамазан ае тәмамлануын билгели. Ул бездә тыйнаклык тәрбияли, барыбызны да тынычлыкка өнди, үз-үзеңне камилләштерергә, олыларга һәм мохтаҗларга ярдәм итәргә өйрәтә. Озын һәм эссе җәйге көннәрдә ураза тоту - Аллаһы Тәгаләгә тугрылыгыбызны исбатлау өчен аерым бер мөмкинлек.
Исламга хас мәңгелек кыйммәтләрне Татарстанның күпсанлы өммәте тулысынча уртаклаша. Күп гасырлар буена башка дин вәкилләре белән татулыкта яшәүче республика мөселманнары киләчәктә дә рухи-мәдәни яңарыш барышында, дуслык һәм үзара аңлашуны ныгытуда актив роль уйнар дип ышанам. Россия халыклары бердәм булсалар гына замананың катлаулы шартларына каршы тора алачаклар.
Бүген барлык мөселманнар яңадан уртак намазга баса, мул өстәл янына җыелып Аллаһы Тәгаләне һәм Мөхәммәд пәйгамбәребезне данлый, киләчәккә планнар кора.
Ураза бәйрәме рухи бердәмлегебезне ныгытсын, күңелләребезгә шатлык, изгелек һәм мәхәббәт иңдерсен.
Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, иминлек һәм мул тормыш телим!» - диелә аның котлау мөрәҗәгатендә.
Фото: president.tatarstan.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Реакция язылган инде
Мөһим
-
#Төрлесе
«Оятсыз варварлар! Гөмбәләрне кешечә җыеп булмый идеме?»
-
#Кыскача яңалыклар
Дәүләт Думасына ел әйләнәсендә хәрби хезмәткә чакыру турындагы канун проектын керттеләр
-
#Авыл
Ярык тагарак янында калмыйсыз, субсидияне сез дә аласыз
-
#Җәмгыять
Геленджик сезне кунакка көтә. Самолетка билетларны кайчан алу отышлы?
-
#Киңәш сандыгы
“Туклыклы кыш” салаты рецепты
loading
Комментарийлар