– Татарстан үз тарихына һәрчак сакчыл мөнәсәбәттә булды. Киләсе 2020 ел ТАССРның 100 еллыгы елы дип игълан ителде. Без Россия Президенты Владимир Путинга бу датаны федераль дәрәҗәдә билгеләп үтү турындагы Указы өчен рәхмәтле. Якын арада юбилей чаралары программасы башланачак. Анда халыкара, федераль дәрәҗәдәге социаль-мәдәни, фәнни, тарихи һәм рухи мирасыбызны саклап калуга юнәлтелгән чаралар уздыру каралган.
Мәдәният әһелләребездән гүзәл сәнгать әсәрләре көтеп калабыз! Тиздән композитор Җәүдәт Фәйзинең, күренекле татар язучысы һәм драматургы Нәкый Исәнбәтнең, татар профессиональ музыкасына нигез салучы Салих Сәйдәшевнең юбилейлары билгеләп үтеләчәк.
Комментарийлар