16+

Рөстәм Миңнеханов егермедән артык "ашыгыч ярдәм" машинасы тапшырды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов табибларны иртәгә, 21 июньдә булачак һөнәри бәйрәмнәре белә тәбрикләде һәм “ашыгыч ярдәм” машиналары ачкычлары тапшырды.

Рөстәм Миңнеханов егермедән артык "ашыгыч ярдәм" машинасы тапшырды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов табибларны иртәгә, 21 июньдә булачак һөнәри бәйрәмнәре белә тәбрикләде һәм “ашыгыч ярдәм” машиналары ачкычлары тапшырды.

- Сезгә хезмәтегез, профессиональлегез һәм олы йөрәкле булуыгыз өчен зур рәхмәтемне белдерәсем килә, - диде Рөстәм Миңнеханов “ашыгыч  ярдәм” хезмәткәрләренә һәм табиблар, шәфкать туташлары белән бер сафта машина йөртүчеләрнең дә эшләвен билгеләп үтте. Алар җилкәләрендә кеше гомере өчен шундый ук җаваплылык ятуын да искәртте.

Яңа автомобильләр заманча җиһазландырылган. Алар РФ Президенты Владимир Путинның ашыгыч ярдәм станцияләренең техник базасын ныгыту буенча карары кысаларында килде. Бу, бигрәк тә зур булмаган торак пунктларда яшәүчеләр өчен, медицина ярдәменең оперативлыгын һәм үтемлелеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Республикага 24 автомобиль кайтарылган, тагын 5 се июнь азагына кадәр кайтачак. Моннан тыш, республика хисабына тагын 54 машина алу күздә тотыла.

Яңа автомобильләрне районнарга җибәрделәр, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте. 

 

Фото: ТР Президенты матбугат хезмәте

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading