Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 8 сентябрь - Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлау көне уңаеннан республика халкына мөрәҗәгать итте.
Скопировать ссылку
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 8 сентябрь - Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлау көне уңаеннан республика халкына мөрәҗәгать итте.
Хөрмәтле татарстанлылар!
8 сентябрьдә республика Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар үтәчәк. Сайлау кампаниясе тыныч узды. Сез күп кенә наказ җиткердегез. Алар барысы да эшкә алынды.
Без республика программалары буенча эшләүне дәвам итәбез. Яңа «Безнең ишегалды» республика программасын әзерлибез. 3 ел эчендә һәр ишегалдын тәртипкә китерергә җыенабыз.
Авыл халкы өчен 4 медицина комплексы - мобиль поликлиника эшкә кереште. Бу икътисади үсешкә күрә мөмкин булды.
Әмма проблемалы сораулар аз түгел. Без аларны хәл итәчәкбез. Безгә сезнең ярдәм кирәк. Безгә эшчән, эшкә сәләтле парламент кирәк.
Комментарийлар