Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулу уңаеннан халыкка
мөрәҗәгать белән чыкты. Анда мондый юллар бар:
Скопировать ссылку
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулу уңаеннан халыкка
мөрәҗәгать белән чыкты. Анда мондый юллар бар:
Хөрмәтле татарстанлылар! Кадерле милләттәшләр!
Сезне Туган тел көне уңаеннан чын күңелдән котлыйм!
Бу бәйрәмне без, традициягә тугрылык саклап, бөек татар шагыйре, үзенчәлекле мәдәниятебезнең символы һәм күпмиллионлы халкыбызның горурлыгы – Габдулла Тукайның туган көнендә билгеләп үтәбез.
Аның әсәрләре туган җирне һәм кабатланмас аһәңле татар телен ихлас ярату хисләре белән сугарылган. «И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы!» – әлеге мәшһүр шигъри юллар чын мәгънәсендә бөтен дөнья татарлары милли гимнына әверелде.
Габдулла Тукай Россиянең һәм төрки дөньяның төрле халыклары мәдәниятенә иҗади юллар ачып, татар халкының рухына канат куйды. Гомумхалык тавыш бирүе нәтиҗәләре буенча узган елда Казан халыкара аэропортына сөекле шагыйребез исеме бирелү – аңа карата хөрмәт һәм мәхәббәт хисләренең ачык гәүдәләнеше. Әле менә бу көннәрдә генә тугандаш Башкортостан башкаласы Уфа шәһәрендә без олуг әдибебезгә һәйкәл ачтык. «Нур» татар театрына килүчеләрне хәзер бөек Тукай каршы ала!
Комментарийлар