16+

Сак булыгыз: бураннар көтелә!

Татарстан синоптиклары якындагы берничә тәүлек эчендә һава шартларының начараюы турында кисәтә, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология үзәге.

Сак булыгыз: бураннар көтелә!

Татарстан синоптиклары якындагы берничә тәүлек эчендә һава шартларының начараюы турында кисәтә, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология үзәге.

Шулай итеп, бүген, 23 ноябрьдә 500-1000 метрга кадәр кар һәм буран көтелә, көнбатыштан көчле җил (17-22 м/с). Төнлә һава температурасы 6-11 градус, көндез 4-9 градус салкын булачак.
24 ноябрьдә дә Татарстан буенча урыны белән кар һәм буран көтелә. Төньяк-көнбатыштан секундына 19 метрга кадәр көчле җил саклана, төнлә температура 8-13 градуска кадәр, аяз вакытта һәм көнчыгыш районнарда 18 градуска кадәр төшәчәк. Көндез минус 3-8 градус көтелә. Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре буларга мөмкин.
Татарстан Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү турында искә төшерә, бик игътибарлы һәм сак булырга чакыра.

Фото: pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading