16+

«Салават күпере»нә күченә башладылар

Бу атнада 13-3 номерлы йорттагы фатирлар ачыкычлары халыкка тапшырылды. Икенче атнадан 10-6 йортына күченү башланачак.

«Салават күпере»нә күченә башладылар

Бу атнада 13-3 номерлы йорттагы фатирлар ачыкычлары халыкка тапшырылды. Икенче атнадан 10-6 йортына күченү башланачак.

«Социаль ипотека программасы буенча тораклар өч ел эчендә бирелә дип вәгъдә иткәннәр иде, тик дүртенче ел көтәбез инде, һаман юк. "Салават күпере" торак комплексындагы булачак фатирыбыз 30 июньдә үк куллануга тапшырылырга тиеш иде дә, хәзер анда тынлык. Эшчеләр дә күренми. Югыйсә, ай саен 4 мең сумны исәп счетына да күчереп барабыз. Без вакытлыча фатир алып торабыз, аның өчен аена 15 мең сум китеп бара. Ике торак өчен түлисе җиңел түгел. Ирем дә, мин дә бюджет өлкәсендә эшлибез. Балалар бакчасы өчен түләргә кирәк. Күпмегә кадәр түзәргә?" - дип шалтыратты безгә Рания ханым.

"Салават күпере" торак комплексында үз торагын көтүчеләр бер Рания апалар гына түгел. 13-3, 10-6 номерлы йортларны инде былтыр ук төзеп бетерергә тиеш булганнар. Тик төзелеш тоткарланган. "Салават күпере" торак комплексыннан фатир отучыларга көтәргә генә кала, чөнки башка чара юк. Рәсми кәгазьләрдә йорның кайчан тапшырылачагы күрсәтелмәгән.

Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды директоры киңәшчесе Мидхәт Шәрифуллин аңлатуынча, «Камгэсэнергострой» подрядчысының эшне вакытында башкармавы, тигезсез төзелеш алып баруы аркасында (кайсы йорның сигез каты салынган, кайсының 14 каты әзер), йортта кимчелекләр булу сәбәпле торакны куллануга тапшыра алмый торганнар. Гаепле җәзасын алган. Төзелеп бетмәгән кайбер йортларның подрядчыларын алыштырырга туры килгән. Хәзер дәүләт торак фонды белән "Народный дом", "Ак барс холдинг" подрядчылары хезмәттәшлек итә. Бу атнада 13-3 номерлы йорттагы фатирлар ачыкычлары халыкка тапшырылды. Икенче атнадан 10-6 йортына күченү башланачак, диде Мидхәт Шәрифуллин.

"Салават күпере" торак комплексында дүрт торак куллануга тапшырылган. Әйткәнебезчә, 25 июльдән 13-3нче йортка күченә башладылар. Киләсе атнага 10-6 йортында өй туе бәйрәм итә алачаклар. Ике йортка барлыгы 510 фатир ишекләрен ача дигән сүз. Ел азагына кадәр тагын ике йортны салып бетерергә ниятлиләр. Әлеге торак комплекста барлыгы 22 йорт булыр дип көтелә. Ике мәктәп тә төзергә җыеналар. 260 урынга исәпләнгән өч балалар бакчасының икесе быел эшли башлаган.
"Салават күпере" торак комплексында төзелеш эшләре белән Казан шәһәре мэры Илсур Метшин да даими танышып тора.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading