Бүләк алу күңелле инде ул! Бер дә көтмәгәндә-уйламаганда килеп кергәне бигрәкләр дә куанычлы була. Бүләкне бирү дә бик рәхәт! Арчада узган абунәчеләр көнендә без моңа кабат инандык.
Шунысы гына бераз аянычлырак: халык бүген бәхетле очракларга бик ышанып җитми.
Чәчәкләп-чуклап буялган самавырны зал уртасына утыртып: «Менә хәзер сезнең күз алдында лотерея уйнатабыз», - дисәк тә, күпләр: «Әй, миңа чыкмый ул яки кемгә икәне билгеледер инде», - дип шикләнүләрен белдерделәр. «Шәһри Казан» газетасы исә һәрвакыттагыча, үз сүзендә торды, икеләнерлек урын калдырмады. Отышлы билетны почта бүлекчәсенә кергән иң нәни Арча егетеннән алдырдык. Егетебез чын татар егете булып чыкты, мутлык та, тәвәккәллек тә бар үзендә! Нәни куллары белән билетларны бутый да, хәйләкәр елмаеп, безгә карап тора. Абый-апалары белән бераз шаяртып, нечкә кылларында уйнап алганнан соң, бәхетле билетны тартып та чыгарды. Җиңүчесе кем, диген, абунә башлануга иң беренче булып «Шәһри Казан» газетасына язылган Наил Шәйхетдинов. Ул Арчада яши, районның пенсия бүлекчәсендә эшли. Күңеле сизенгән, ахры, отышны уйнатып ятканда ул ишектән башын тыкты, ә нәкъ шул вакытта егетебез билетны тартып чыгарды. Наил әфәндегә гаиләсе белән гөр килеп самавыр артында чәй эчеп яшәргә язсын. Әлбәттә инде, «Шәһри Казан» газетасыннан да аерылмасыннар.
Кадерле укучыларыбыз, «Шәһри Казан» белән бергә булыгыз, беркайчан да оттырмассыз!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар